Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Камералар бистәдә тәртип саклый

2012 елның декабрендә Урыссуда "Куркынычсыз шәһәр" дип исемләнгән цифрлы видео мониторлары урнаштырылды.

Моның турында һәр дүшәмбе бүлек җитәкчеләре белән уза торган А. Подовалов җитәкчелегендәге киңәшмәдә сөйләделәр. Иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Ә. Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, бистәдә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, кеше күп җыела торган урыннарда барлыгы 15 камера куелган. Моның өчен җирле хакимияттән 800 000 акча бүленеп бирелгән. Бүгенге көндә әлеге сумманың 510 000 үзләштерелгән инде. Май азагына барлык камералар да эшли башлаячак, - дип белдерде Әнвәр Сәлимгәрәев.
Шулай ук киңәшмәдә "Форпост" директоры Д. Волкова иректән мәхрүм ителгәннәр турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә 12 кеше вакыттан алда иреккә чыккан. 2012 елдан 20 кеше төрмәдән өйгә кайткан. Һәрбер иреккә чыккан кешегә дә юридик, социаль, психологик ярдәм күрсәтелгән. Медицина ярдәме һәм эш эзләшүдә дә район читтә калмаган. 2012 елның 29 сентябрендә булып узган киңәшмә протоколы нигезендә әлеге тип кешеләр өчен обходной лист уйлап табылды. Һәр иректән мәхрүм ителеп, аннан яисә вакыты тулып, яисә вакытыннан алда чыккан кеше шул бит белән флюрография, ВИЧ-анализ бирүе турында медицина хезмәтләреннән имза алырга тиеш. Аңа, шулай ук, социаль яклау бүлегендә, эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм участок начальнигыннан имза суктыру да мөһим. Бу эшләрнең барысы да районда үтәлә, дип ышандырды Джанна Волкова.
Киңәшмәнең күңелле мизгелләре профессиональ бәйрәмнәре белән журналистларны котлау булгандыр. Эшләрендә ирешкән уңышлары һәм профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан "Ютазы таңы" газетасының җаваплы сәркатибе Лена Сәлимшина район советының мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә "Ютазы таңы" газетасы редакторы Розалия Әхмәдиева һәм "Урыссу телевидениесе" ҖЧҖ баш редакторы Лина Гәрәева район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X