Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Күп фатирлы йортлар артачак

Узган дүшәмбе, 20 майда, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов рәислегендә инфраструктура үсеше бүлеге, капиталь төзелеш идарәсе һәм башка җитәкчеләрнең күчмә киңәшмәсе узды.

Урыннарда эшче төркем райондагы күп фатирлы йортлар, бер мәдәният йорты төзелеше һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү барышы белән танышты. Мәсәлән, "Төзелеш системалары" ҖЧҖ Горький урамы буенча 3 санлы йортка капиталь ремонт алып бара. Бүгенге көндә барлык дүрт подъезда тәрәзәләрне алыштыру башкарыла. Электр үткәргечләр 75 процентка яңартылган. Подрядчы сүзләре буенча, якын көннәрдә кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителеш, канализация системасын алыштыру буенча эшләр башланачак. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар подвалдагы инженер челтәрләре торышы белән танышты. Подовалов җылылык белән тәэмин итү системасын яңартуга якын көннәрдә керешергә мөһим булуын ассызыклады.
Ленин урамы буенча 2 санлы йортка капиталь ремонтны "МегаСтройКомпани" башкара. Ремонт эшләрендә унга якын кеше мәшгуль. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, подрядчылар счетларына акча күчү белән үк эшләр фронты киңәйтелергә тиеш. Андрей Николаевич район җитәкчелегенең төзелеш объектын файдалануга тапшыру графигын өзүгә юл куйган оешманы алыштырырга хокуклы булуын искәртте. Шул ук урамда "Бетон+" ҖЧҖ тарафыннан төзелүче яңа йорт уңаеннан эшләрне активлаштыру һәм төзүчеләр санын арттыру мөһимлеге киңәш буларак әйтелде.
Солнечный микрорайонында төзелүче өч катлы йорттан тыш, райондагы торакка ия булырга теләүчеләр шатлыгына тагын бер шундый йорт төзү планлаштырыла. Подовалов билгеләп үтүенчә, майда йорт нигезе әзер булырга тиеш, ә ике объектны да тапшыру агымдагы елда планлаштырыла.
Без Подгорный мәктәбенә килгәндә, эшчеләр җылыту системасын ремонтлау белән мәшгуль иде. Эшләрне "ТехСтройИнжиниринг" ҖЧҖ алып бара. Мәктәп укучылары өчен әһәмияте зур булган өстенлек - мәктәп бинасында санузеллар эшләве. Моңа кадәр бәдрәфләр урамда булган. Иске Урыссу мәктәбендә дә бу уңайлык тормышка ашачак. Капремонтны биредә "Стройка+" ҖЧҖ башкара, эшче төркем килгәндә ул агач идәннәрне демонтажлау белән шөгыльләнә иде. Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча аерым шелтәләр белдерелмәде, подрядчылар эшне графикка ярашлы башкара. Димәк, объектларны эксплуатациягә тапшыру вакытында булачак. Әбсәләм авылында "Йолдыз" ҖЧҖ тарафыннан мәдәният йортын төзү дә график буенча бара. Тулаем алганда, район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан җиткерелгән бурыч - срокларны мәҗбүри үтәү һәм эшләрне сыйфатлы башкару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев