Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Өмә тәмамланды, әмма ике айлык дәвам итә

Тирә-юньдә чисталык урнаштыру буенча игълан ителгән ике айлыкта актив катнашучы район халкы, Бөтенроссия өмәсенә дә бергәләп чыкты.

Район территориясен чистарту эшләре игълан ителгән өмәгә кадәр үк башланды. Оешма һәм учреждение эшчеләре урамнарны кыш буе җыелган чүпләрдән, узган елдан калган корыган ботак һәм яфраклардан арындырдылар, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларын тазарттылар, шәхси секторда яшәүчеләрнең күпчелеге дә бу эштән читтә калмады. Асылда, җомга көнне Болын урамында Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе хезмәтчәннәре эшләде, "Электросоединитель" заводы эшчеләре үзләренә беркетелгән Ленин урамында тәртип урнаштырдылар, Урыссу урамында "Таттелеком" һәм Урыссу электр-механика заводы коллективлары хезмәт куйды, челтәр компаниясе үзенә караган территориядә көч түкте. Шушы көнне үк "Зайди-ка" кибете территориясендә чисталык урнаштырылды. Ә шимбә көнне тазарту эшләре бөтен җирдә узды. Нинди һөнәргә һәм дәрәҗәгә ия булуларына карамастан, райондашлар кулларына көрәк, тырма, себерке, пумала тотып, газоннарны, тротуарларны чистарттылар, җыелган пычракны түктеләр, бардюрларны, агачларны акладылар, чүп үләннәрен төпләп алдылар, обелискларны юдылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге гадәттәгечә өмәдә катнашучыларны пирожки һәм газлы су белән ныгытты.
Ике көн эчендә каты көнкүреш калдыклары полигонына 212 кубометр каты көнкүреш калдыгы, шәхси сектрдан 145 кубометр чүп-чар чыгарылды. Шәхси секторны тазарту өчен "Юлчы" ҖЧҖ, "Электросоединитель" ААҖ, "Теплосервис" МУП, Әпсәләм комбинаты, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, "ТАТ-РДС" ҖЧҖ, "Бетон+" ҖЧҖ техника бүлеп бирде. Район инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, өмәдә оешма һәм предприятиеләрдән 1345 эшче, гомуми белем бирү учреждениеләреннән 965 хезмәткәр, авылларда 630 кеше мәшгуль булды. Тулаем алганда, район территориясен тазартуда барлыгы 2940 кеше һәм 28 берәмлек техника катнашты. Белем бирү учреждениеләре арасында Бәйрәкә һәм Әбсәләм мәктәпләре коллективлары аеруча активлык күрсәтте. Кызганычка, үз ишегалларын чистартуга күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең бик сирәге чыкты. Үз балансында 46 йорт булган "Восток" ТМШның Урыссу урамы буенча урнашкан 51а санлы йортта, Ленин урамы буенча 2 санлы, шагыйрь Сирин урамы буенча 19 санлы, Пушкин урамы буенча 40 һәм 42 санлы, Төзелеш тыкрыгы буенча 2 һәм 4 санлы, М. Җәлил урамы буенча 3 санлы йортларда яшәүчеләр яхшы эшләделәр. Идарә итүче компаниянең 67 йорты арасыннан тәртип урнаштыруда бары тик Пионер урамы буенча 9 санлы йортта яшәүче халык кына аерылып торды. 29 йортка хезмәт күрсәтүче "Маяк" ТМШның Славян тыкрыгы буенча 8 санлы, Куйбышев урамы буенча 3а һәм 7 санлы, Тукай урамы буенча 19 санлы йортларда яшәүчеләр удар хезмәт куйдылар. Өмә алдан игълан ителүгә карамастан, "Удача" ТМШның бер генә йорты да ишегалдына чыкмады.
"Медея" даруханәсе һәм матурлык салоны хуҗалары өмәгә тулаем битарафлык күрсәттеләр. Эксплуатацион газ хезмәте, административ бинасыннан алып Урыссу урамына кадәр Козин урамы участогы беркетелүгә карамастан, үз янындагы территорияне генә чистартты. Сүз уңаенда, әлеге хезмәт узган елгы өмәләрдә дә начар катнашты. Урыссу тимер юлы станциясе коллективы, тимер юл аркылы чыгу урыныннан алып вокзалга кадәр Жуков урамы, вокзал алды мәйданы һәм сквер беркетелүгә карамастан, шулай ук үз территориясен генә тазартты.
Өмә тәмамланды, әмма торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча ике айлык дәвам итә. Үзләренә беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштырырга өлгермәгән коллективларның үз бурычларын үтәү өчен мөмкинлек бар. Ә инде чисталык урнаштырылган җирләрне шундый күркәм кыяфәттә саклау һәрберебезнең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X