Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Проблемаларны язма рәвештә җиткереп тору зарур

Район башкарма комитеты җитәкчелеге урамнар, йортлар, подъездлар буенча җаваплылар, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, Урыссу бистәсендә яшәүчеләр белән торак секторы белән идарә итү һәм бистәне төзекләндерү мәсьәләләренә караган проблемаларны ачыклау максатында очрашу уздырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин җыелучыларны район үзәге территориясен тәртипкә китерүдә мәшгуль техника белән таныштырды. Алар аркасыда хәзерге вакытта төзекләндерү буенча предприятие юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту, яшел үсентеләргә су сибү, газоннарны чабу, транспорт юлын тузаннан һәм пычрактан арындыру мөмкинлегенә ия. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Андрей Кондрашов күп фатирлы йортларның урам һәм ишегалды яктыртылышы турында аңлатма бирде. Аңа ишегалды территорияләрен җирлек бюджеты хисабына яктырту үтенече белән даими мөрәҗәгать итәләр икән. Кондрашов аңлатуы буенча, торак милекчеләре еш кына ишегалды яктыртылышын тышкы яктыртылыш белән бутыйлар. Эчке яктыртылыш объектларына, аның сүзләре буенча, бары тик ишегалдын гына яктыртучы объектлар керә, тышкы яктыртылыш объектларына - ишегалдын да, урамны да яктыртучы объектлар. Бина фасадына беркетелгән объектлар, ничек кенә булмасын, алар урамны яктыртсалар да, эчке яктыртылыш объектларына керә, шуңа күрә алар өчен торак милекчеләре түләргә тиеш. Якынча исәпләүләр буенча, кышкы чорда алтмыш фатирлы йорт ишегалдын ун сәгать яктыртканга, бары алты сум түләргә туры киләчәк. Һәм яшәүчеләр аларны мондый чыгым канәгатьләндерүен яки канәгатьләндермәвен үзләре хәл итәргә тиеш. "Элекон" торак-төзелеш кооперативында эшләрне оештыру турында җыелучыларга аның вәкиле Дания Гайнетдинова җиткерде. Акча җитмәү сәбәпле, әлеге торак төзелеш кооперативы ремонт эшләрен этаплап уздыра. Әмма, дип кисәтте ул, яшәүчеләр акча җыю белән генә чикләнеп калмыйча, эшнең үтәлешен дә тикшереп торырга тиешләр. Юкса эш озак һәм авыр дәвам итәчәк. Торак-төзелеш кооперативы вәкиле тыңлаучыларны үз йортларында гомуми йорт ихтыяҗлары буенча исәпләнелгән акчаның ничек бүленүе турында җиткерде. Җыелучыларга шулай ук узган очрашуда башкарма комитетка җиткерелгән сорауларның ничек хәл ителүе турында мәгълүмат бирелде.

Җыелышның икенче өлеше гражданнарның сорауларына багышланды. Аларның эчтәлеге аеруча зур проблеманы бистәдәге, аерым алганда, тимер юл микрорайонындагы, балалар паркы районындагы һәм зиратка илтүче юл япмалары торышы тудыруын күрсәтә. Барлык бу участоклар, шулай ук башка нык җимерелгән юллар, дип аңлаттылар мөрәҗәгать итүчеләргә, башкарма комитет контролендә, һәм финанс чаралары булган очракта, ремонтланачак. Җыелучылар базарның да тиешле дәрәҗәдә булмавына игътибар юнәлтте. Ә күп фатирлы йортлардан яшел үсентеләргә сибү өчен су файдаланганда канализация хезмәте өчен түләү соравы турыдан-туры очршу барышында хәл ителде. Якын киләчәктә йорт яны территорияләренә җәю өчен чуерташ һәм балалар мәйданчыклары өчен ком кайтартылачак. Әлеге сорауга өстәмә буларак, очрашуда катнашкан медиклар комлыкларны балаларның йорт хайваннары бүлендекләреннән зарарлануыннан саклау өчен комлыкларны япмалар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрделәр. Очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов гражданнарга, сорауларны хәл итү озакка сузылмасын өчен, проблемалар турында район җитәкчелегенә һәм махсус хезмәтләргә язма формада җиткерүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев