Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Рамазан шәриф бәрәкәтендә

Ураза гаете көнендә барлык мөселманнар Урыссу бистәсендәге үзәк мәчеткә җыелды.

Бәйрәмгә килүчеләрне ТРның Көньяк-көнчыгыш өлеше казые Ютазы районының имам-мөхтәсибе имам-хатыйп Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Җыелучы мөселманнарга саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш теләде. "Рамазан аен изге эшләр кылып, ифтар ашлары уздырып, бер-беребезгә юмартлык күрсәтеп үткәрдек. Бу айда гына түгел, ел буе барлык хәрәмнән тыелырга һәм башкаларны да тыярга язсын. Ливиядәге, Төркиядәге, Сүриядәге кебек фетнәләр насыйп итмәсен, бары милләтара, конфессияара татулык кына тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип сүзен тәмамлады һәм сүзне район башлыгы Рөстәм Нуриевка бирде. Рөстәм Мидхәт улы да барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады. "Бүген мөселманнарның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе, - диде ул. - Безнең ата-бабаларыбыз җәйге челләләрдә урак урганда да ураза тотканнар. Тәмәке тарту, аракы эчү кебек гадәтләр алар өчен ят булган. Илемне, гаиләмне алга алып барам, дип тырышкан алар. Нәфес колы булып алга барып булмый. Ә ураза ашау-эчүдән генә түгел, начар гадәтләрдән дә тыелырга өйрәтә". Районда барган эшләр белән таныштырып: "Игеннәрдән шактый уңыш җыеп алдык. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Акбаш авылында мәчеткә нигез салынды. Урыссу бистәсендә халык өчен мәчет, йорт салдыручы Илдар Гәрәевка аерым рәхмәт әйтәсем килә", - диде район башлыгы.
Аннары "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин чыгыш ясады . Ул да җыелучыларның һәрбарчасын гает көне белән котлады. "Ураза - тыелу дигәнне аңлата. Дөньядә ашау-эчүдән тыш та кызыгырлык нәрсәләр күп. Акча, җир, нефть... Алар аркасында сугышлар чыга. Бөтен кеше дә үзенең нәфесен уразада булып тыя белсә, бөтен дөньяда тынычлык булыр иде. Ураза бәрәкәтендә кардәшлек сыйфатлары арта. Кеше бу сынауда үзенең холкын яхшырта, нәфрәт-ачуларын тыярга өйрәнә. Ураза - ул тән сәламәтлеге генә түгел, җан сәламәтлеге дә", - диде кыскача хөрмәтле хәзрәтебез эчтәлекле вәгазендә.
Марат хәзрәт фитыр сәдакаләрен салучыларга рәхмәт әйтеп, дога кылды. Аннары ул барысын да гает намазына басарга чакырды. Намаз тәмамлангач, сый-нигъмәтле бәйрәм өстәлләре артына - мәчет һәм мәдрәсәгә юнәлделәр. Мәчет капкасыннан чыкканда, бәйрәмгә килүчеләргә сок һәм туңдырма өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев