Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район башлыгы белән журналистлар ютазылылар сорауларын тикшерделәр

Күптән түгел район башлыгы белән очрашу вакытында район газетасы журналистлары үз укучыларының аеруча актуаль сорауларын күтәрде.

Аерым алганда, кайбер ишегалларының төзеклеге мәсьәләсе тикшерелде. Әйтик, Чкалов урамының 35 һәм 37 санлы йортларында яшәүчеләр күптән инде үз йортлары уңаеннан чаң сугалар, аны Урыссу бистәсендә иң шыксыз дип атыйлар. Өстәвенә, ул 2014 елның йорт яны территорияләрен төзекләндерү планына да эләкмәгән. Нинди билгеләр буенча ремонтлау тиеш булган йорт яны территорияләре ачыклана икән, дип сорый алар. Район башлыгы төзекләндерү буенча барлык эшләрне бер сәгатьтә генә башкарып булмавын ассызыклады.
Искергән коммуникацияләре булган йорт яны территорияләрен ремонтлау түбәндәге сәбәпләр буенча максатка ярашлы түгел: тузган торба үткәргеч узган урын өстеннән нигә яңа юл салырга? Әлеге ишегалды киләсе төзекләндерү планына эләксен өчен, 2014 елда Чкалов урамындагы югарыда әйтелгән ишегалларында суүткәргеч челтәрләрен йортлардан үзәк линиягә кадәр алыштыру планлаштырыла.
Бистәнең кайбер урамнарына, аерым алганда Комсомол урамына, асфальт җәю - шулай ук киләчәктәге бурыч. Бер чакрым юлны асфальтлау өчен, дип билгеләп үтте сорауларны тикшерүдә катнашкан территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов, 8-10 миллион сум акча таләп ителә. Урыссу бистәсендә исә 8 чакрым тирәсе юл асфальт белән капланмаган - акча җитми. Зиратка алып баручы юлны ремонтлауга килгәндә, сорау контрольгә алынган: киләсе елга чокырларны ремонтлау планлаштырыла. Якын көннәрдә биредә район сәнәгать предприятиеләре техникасын җәлеп итеп шимбә өмәсе оештырылачак. Гладилов урамын кар эрегән су басуы уңаеннан Нуриев: "Даими рәвештә грейдерлаячакбыз. Тәҗрибә шуны күрсәтә, әгәр вак ташны системалы рәвештә тигезләсәң, чокырлар барлыкка килми, һәм су җыелмый", - дип җавап бирде. Төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерү барышында, район үзәгендә, тулаем җирлекләрдә, тәртип урнаштыру район җитәкчелеге өчен буш сорау булмавы әйтелде. Беренче чиратта, дип ассызыклады район башлыгы, кешеләр фикерләү стереотибын алыштырсыннар иде. Сүз, аерым алганда, Урыссу бистәсенең үзәк урамнары буенча зур йөк транзит транспорты йөрүенә юл куелмаска тиешлеге турында барды - юллар алар авырлыгыннан рәхимсез рәвештә җимерелә. Идеалда, зур йөк транспорты өчен урау юллар төзү максатка ярашлы һәм моңа диелде сорауларны тикшерү барышында, район, иртәме яки соңмы, киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев