Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район редакциясе иң яхшы почтальоннарга бүләкләр тапшырды

Күптән түгел "Ютазы таңы" ("Ютазинская новь") газетасы редакциясе районның иң яхшы почтальоннарына бүләкләр тапшырды.

Шуны искәртәбез, иң яхшы почта хезмәткәрләренең исемнәре почтамтлар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасындагы конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Аны "Россия почтасы" ФДУП филиалы "Татарстан почтасы" ФПЭИ һәм "Татмедиа" ААҖ оештырды. Безнең районда беренче урынны Урыссу бистәсеннән Алсу Камалетдинова яулады, икенче - Иске Урыссудан Нәзирә Галиуллина һәм өченче - Әбсәләмнән Эльвира Кәримова. "Ютазы таңы" газетасының баш мөхәррире Лилия Гәрәева аларга лаеклы бүләкләр тапшырды һәм алга таба да сынатмауларын һәм югары биеклекләр яулауларын теләде. "Әлбәттә, конкурслар дәвам итәчәк. Теләк булганда, җиңәргә мөмкин. бүләкләр дә бик мавыктыргыч", - дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Бөгелмә районара почтамтының эксплуатация бүлеге инженеры Тәкмилә Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев