Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район юллары кардан вакытында чистартыламы?

Быелгы кыш карлы булды, бу районда яшәүчеләр өчен проблемалар да тудырды. Сүз юллар турында бара.

Без районда яшәүчеләр, төрле хезмәтләр арасында һәм чистарту сыйфаты өчен җаваплы кешеләр арасында сораштыру уздырдык. Шуны танырга туры килә: эш урынында тормый, әмма кимчелекләр дә бар.
Эдуард Фәйзрахманов, Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы: "Юл хезмәтләре бураннарда, минем автоинспектор күзлегеннән, бик үк канәгатьләнерлек эшләмәде, аерым алганда, үрләр контрольдә тотылмады. Әйтик, вакытында Димтамак, Кәрәкәшле үрләре чистартылмады. Шул сәбәпле машиналар аларны җиңә алмады, тоткарлыклар барлыкка килде, куркыныч юл вәзгыяте туды. Үз эшләренең бу өлешен юл хезмәткәрләре тиешенчә башкармады".
Ренат Кашапов, Ютазы районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге оператив дежурные: "Бу көннәрдә безгә катлаулы юл шартлары аркасында кюветка төшкән автомобиль йөртүчеләрдән мөрәҗәгатьләр күп килде. Эшкә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җәлеп итәргә, кар әсирлегеннән чыгару өчен зур йөк машиналары табарга туры килде".
Феликс Камаев, "Транспорт" җәмгыяте: "Без, траснпортчылар өчен катлаулы участоклар булып тора, Урыссу бистәсенең Ютазы тыкыргы һәм тимер юл вокзалыннан аркылы чыгу урынына кадәр колея барлыкка килде. Шулай ук Иске Урыссу - Кече Урыссу - Ташкичү торак пунктлары арасындагы юллар начар чистартыла. Шул сәбәпле рейсларда өзеклекләр барлыкка килде. Халык безгә дәгъва белдерә, әмма моңа без гаепле түгел".
Роза Ишмуратова, Островский урамында яшәүче: "Мин бистәнең ерак урамнарының берсендә яшим. Мин, әлбәттә, беренче чиратта машиналар күп йөргән үзәк урамнарны чистартырга кирәклеген аңлыйм, шуңа күрә безнең урамда яшәүчеләр уңайсызлыкларны түземле рәвештә кичерә һәм сабыр гына үз чиратларын көтә. Әмма инде менә ике көн кар яуганнан соң яхшы һава торышы урнашты, тик кар чистарту техникасы күренми әле. Транспорт йөри торган юлда колея барлыкка килде һәм миңа аларның юл хәрәкәте өчен никадәр куркыныч булуын аңлатып торырга кирәк микән? Тагын, урам буенча җаваплылар кайда карый, ни өчен чаң сукмыйлар? Ни өчен әлеге сораулар тиешле хезмәтләргә беренче мөрәҗәгатьтән соң хәл ителми. Җәяүлеләр хәрәкетенә дә игътибар юк. Әйтик, "Олимп" спорт комплексыннан Октябрьский базасына кадәр шундый тар сукмак барлыкка килгән ки, аннан ике кеше уза алмый, берсе көрткә чумачак".
Дүшәмбе көнне без аның сүзләрен тикшереп карарга булдык һәм күрсәтелгән урыннарга юнәлдек. "Олимп" белән Октябрьский базасы арасындагы сукмак чынлап та киңәйтүне таләп итә. Без Островский урамындагы тагын бер яшәүче - пенсионер Габбас Мияссәров белән сөйләштек. Ул нәкъ менә үз йорты янындагы тар урам кырыннан юл ача иде. Бульдозер килер дип өметләнгән идем, әмма көтеп ала алмадым, ди.
Җаваплылыгында район үзәге урамнарын тәртиптә тоту булган "Төзекләндерү" МУП директоры Хәмзә Шәрифуллин җомга көнне Островский урамы буенча техника узуын, ә аны бер үк урам буенча көн дә куарга аларның мөмкинлекләре булмавын раслады. Ни генә әйтмә, төрле коткару хезмәтләреннән аларга шикаятьләр килмәгән. Шулай да, аның сүзләре буенча, кайдадыр һәм нәрсәдер калгандыр, чөнки урам челтәре озынлыгы кырык чакрымга якын тәшкил итә. Кар күп булганда, Урыссу урамнарын көн саен өч берәмлек техника: КамАЗ, автогрейдер һәм кар этү җайланмасы куелган МТЗ-82 тракторы чистарткан. Аларга ДонгФенг мини-тракторы булышкан. Әлеге техниканы йөртүчеләр иртәнге 5-6 сәгатьтән кичке 4 сәгатькә кадәр эшләгән. Уртача тәүлеккә 100 литр ягулык сарыф ителгән. Хәер, хезмәт җитәкчесе кайбер кимчелекләрне дә таныды. Җәяүлеләр юлына да игътибар юнәлтергә вәгъдә бирде. Ә колеялардан арыну җәһәтеннән эшләр бик җиңел түгел. Аларны грейдер белән тулысынча алып булмый, ә реагентлар һәм тоз кулланудан, газоннарга һәм яшь агач үсентеләренә, шулай ук кешеләрнең аяк киемнәренә зарар китермәс өчен, баш тартырга карар ителгән. Ә колеялардан арынырга һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын исәптән чыгарып ташламаска кирәк булуы турында фикер белән ул килеште. Әлеге вакытка каралган вариантларның берсе - зур чылбырлы трактор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X