Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район юллары кардан вакытында чистартыла

Күптән түгел "Төзекләндерү" муниципаль унитар предприятиесе бүгенге көндә юлларны кардан чистартуда мәшгуль, Ауропа сыйфат стандартларына туры килгән КамАЗ-43255 техникасын сатып алды.

Шуны исегезгә төшерәбез, бу техника урам яктырткыч лампаларны энергия саклагыч, диодлы лампаларга алыштыру нәтиҗәсендә янга калдырылган чараларга сатып алынган.

- Безнең предприятиенең өч берәмлек техникасы булды. Алар - грейдер, МТЗ тракторы, шулай ук автоюлларны ел дәвамында тәртиптә тоту өчен яңа КамАЗ, - ди "Төзекләндерү" МУП директоры Хәмзә Шәрифуллин. - Соңгысы - кар этәргеч җайланмасы булган күп функцияле заман техникасы. Җәен аңа газоннарга су сибү өчен җайланма беркетергә планлаштырабыз. Урыссу бистәсендә безнең предприятие тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган юллар озынлыгы - 38 чакрым, тагын яңа микрорайонда 1,5 чакрым озынлыгындагы юл бар. Беренче кар төшүен җиңел кичердек, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, юлларда һәм тротуарларда уңайлы.

Чынлап та, район үзәге юллары чиста. Моны урыссулылар да раслый.

Зәйтүнә Сәетгәрәева, җәяүле: мин Горький урамында яшим. Юллар кардан вакытында чистартыла, иртәннән инде кар чистарткыч тавышы ишетелә. Тротуарларда һәм ишегалларында да кар өемнәре юк, чиста.

Регина Шәрипова, автомашина йөртүче: безнең Муса Җәлил урамы һәр иртә саен кардан арындырыла. Быел ишегаллары да автомобильчеләр таләпләренә җавап бирә: тукталышларны киңәйттеләр, машина йөри торган өлеш төзек.

Сүз уңаеннан. Юлларны кардан чистарту буенча үз вазифаларын башкаручы "Юлчы" җәмгыятенә дә тел-теш тидереп булмый. Ул региональ әһәмияттәге, район торак пунктларының үзәк юлларын тәртиптә тота. Предприятиенең баш инженеры Ришат Хәбибрахманов сүзләре буенча, "Юлчы" җәмгыяте 196 чакрым юлга хезмәт күрсәтә, 18 берәмлек техникага ия, кар яуганда, аннан арындыру эшләренә җиде-сигез машина җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев