Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм журналистлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклады

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм җирле журналистлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча даими рәвештә рейдлар уздыра.

Бу көнне транспорт йөртүчеләрне тикшерү буенча рейд район үзәгенә керү юлында башланды. Автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ инспекторлары исерек булуга, тиешле документлары барлыгына тикшерделәр, шулай ук транспорт чараларының техник торышы каралды.
Массакүләм тикшерү булды - инспекторлар автомобильләрне "Мобил" кибете янындагы махсус мәйданчыкка юнәттеләр. Биредә алар тулысынча тикшерү узды. Беренче нәтиҗәләр озак көтәргә мәҗбүр итмәде - беренче сәгатьтә юл-патруль хезмәте инспекторлары игътибарына ике исерек йөртүче: берсе - КамАЗ, икенчесе - җиңел автомобиль шоферлары эләкте. Ике транспорт чарасы да штраф-тукталышка куелды.
Ике автомобиль техник яктан төзексез булып чыкты. Руль идарәсе юлның теләсә нинди участогында автомобиль белән ышанычлы һәм җиңел идарәне тәэмин итәргә тиеш. Бу җәһәттән руль идарәсенең барлык детальләре нормага ярашлы булырга, гидрокөчәйткеч системасы ялганмалары - герметик, ә руль көпчәге люфты - норма чикләрендә булырга тиеш. Руль идарәсе люфтын махсус гидравлик люфт-детектор белән тикшерү руль көпчәге люфтының зураюын күрсәтте.
"Җәяүлеләрне яратырга кирәк. Җәяүлеләр кешелекнең күпчелек өлешен тәшкил итә. Ул гына да түгел - иң яхшы өлешен. Җәяүлеләр дөньяны барлыкка китергән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, автомобиль шулай ук җәяүлеләр тарафыннан уйлап табылган. Әмма автомобильчеләр бу турыда шунда ук онытты. Тәртипле һәм акыллы җәяүлеләрне кысырыклый башладылар. Җәяүлеләр тарафыннан барлыкка китерелгән урамнар автомобильчеләр хакимлегенә күчте... Зур шәһәрдә җәяүлеләр газаплы тормыш алып бара. Алар өчен ниндидер транспорт геттосы кертелгән. Аларга урам аша чыгу юл чатларында, ягъни хәрәкәт барыннан да көчле һәм җәяүлеләр тормышы кыл өстендә булган урыннарда гына рөхсәт ителә... Әгәр җәяүлегә кайвакыт машинаның көмеш борыны астыннан "пырхылдап очып чыгарга" мөмкин була икән - аңа милиция урам катехизисы кагыйдәләрен бозган өчен штраф сала...", - ди безгә таныш булган Остап Бендер "Золотой теленок" әсәрендә. Бүген җәяүлеләр "язмышы" күзгә күренеп үзгәрде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча алар кайбер очракларда берникадәр өстенлек алды. Грамоталы транспорт йөртүче моны белә. Әмма, рейд күрсәтүенчә, һәрбер транспорт иясе дә грамоталы түгел. Мәсәлән, җәяүлегә өстенлек бирмәгән өчен бер транспорт йөртүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.18 маддәсе буенча җавапка тартылды.
Күпчелек автомобильчеләр автомобильнең үзенчәлекле "йөзе" - дәүләт номеры булуы турында оныталар. Дәүләт номерлары укый алмаслык дәрәҗәдә булу сәбәпле җиде автомобиль "фейс-контроль" узмады. Тагын бер очракта автомобиль хуҗасы куркынычсызлык каешын беркетмәгән, икенчесендә - транспорт хуҗасы "юлдагы гөнаһлары" өчен дүрт мең сумнан артык суммага штраф түләмәгән булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев