Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Шаһитлар күзлегеннән – давыл

Якшәмбе көнне кичен республиканың кайбер районнарында давыл булды. Көчле җил аркасында электр энергиясе белән өзеклекләр килеп чыккан, өй түбәләре, машиналар һәм агачлар зыян күргән унике район исәбенә безнең район да эләкте.

Без ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районы буенча белгечләре белән элемтәгә кердек. Коткаручылар, Ютазы авылыннан өч йорт хуҗасының түбәләре зыян күрү сәбәпле аларга мөрәҗәгать итүләре турында хәбәр иттеләр. Бәхеткә, зыян күргән ютазылыларның йортлары иминиятләнгән булган. Күрүчеләр шулкадәр көчле җил чыгуын, түбәләрнең шиферын җиңеллек белән очырып ташлавын сөйлиләр. Давыл шаһитлары булган авыл кешеләре стихияне түбәндәгечә тасвирлый.
Рәмзия Галимуллина:
- Өермәле җил безнең авылга өч яктан һөҗүм итте һәм давылга әверелде. Мин көчле яшеннең тауга эләгүен күрдем. Яңгыр, юлындагы бар нәрсәне юып ташлагандай, биш минут дәвамында коеп яуды.
Гөлназ Тимербаева:
- Яшен төрле яктан яшьнәде. Җил аяктан егарлык дәрәҗәдә көчәйде. Давыл күршеләрнең сарай түбәләрен генә түгел, бакчадагы яшелчәгә, җимеш агачларына да зарар китерде.
Гагарин урамында яшәүче Ухановлар гаиләсе стихия һөҗүмен үзендә кичергән. Алар йортының шифер түбәсен җил куптарган. Йорт хуҗасы Лүзия гаиләсенә нинди сынаулар төшүен сөйләде.
- Бик куркыныч иде. Барысы да минем күз алдымда булды. Ут шарына охшаган ак түгәрәк тап бер мизгелдә безнең йортка очып керде һәм үзе белән түбәне алып китте. Тоташ поласа булып яуды. Безнең гаиләне йорт түшәменең бетон булуы коткарып калды. Фронтон аңа төште. Хәтта хәзер дә безнең түшәмнән су ага... Өйне су басты. Түбә дип аталган урынны пленка белән ябып куйдык. Бөгелмәдән җомга көннәрендә генә килүче бәяләүчене көтеп тормыйча, без үз дусларыбыз аша профнастилга заказ бирдек. Бүген аны китерергә һәм түбәне ябарга тиешләр. Аллага шөкер, күршеләр шунда ук ярдәмгә килде. Безнең урамда тату, яшь гаиләләр яши. Бер-беребезгә һәрвакыт булышабыз. Туганнар да кайтты. Алар булмаса, үзебез генә җиңеп чыга алмас идек. Рухи яктан да, физик яктан да ярдәм итәләр.
Тагын гаиләнең автомобиле зыян күргән - ул профнастил табагы белән сыдырылган. Люзия Уханова сүзләре буенча, күршеләр дә зарар күргән. Давыл шактый зыян салган. Кайберәүләрнең сарайлары түбәсез калган, кайберәүләрнең чия агачлары егылган, өченчеләрнең шомыртлары тамырыннан куптарылган. Давыл күршеләрнең түбәләренең профнастилын зарарлаган, әмма алып очыра алмаган.
Моннан тыш, Ютазыда җил электр тапшыру линияләрен өзгән, бу электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклеккә китергән. Әмма челтәр белгечләре ютазылылар йортына яктылыкны оператив рәвештә кайтарганнар.
Стихия шулай ук Подгорныйда да котырынган. Биредә егылган агач үткәргечләрне өзгән һәм авыл берничә сәгатькә караңгылыкта калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев