Спартакиада хисабына чаңгы ярышлары
Шимбә көнне "Кымыз-Тау" чаңгы базасында 2013 елның спартакиада хисабына чаңгыда узышу буенча район команда беренчелеге узды.
Үз командалары абруен яклап, төрле яшь категориясендәге 160тан артык чаңгычы чыгыш ясады. Салкын һава торышына карамастан, алар эстафетада бик актив катнаштылар.
Сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләренең физик культура коллективлары арасында беренчелекне Ютазы районы кулланучылар берлеге яулады. Пьедесталдагы икенче мактаулы урынына "Электросоединитель" ААҖ спортчылары баскычына күтәрелде. Өченче урында - Урыссу химия заводы. Авыл җирлекләре арасыннан финишка беренче булып ютазылылар, алардан соң подгорныйлылар, аларның эзенә басып каразиреклеләр килде. Урта гомумбелем бирү мәктәпләре арасында беренче урынны Ютазы мәктәбенең 1 санлы командасы, икенче урынны шул ук уку йортының 2 санлы командасы яулады. Урыссуның 3 санлы мәктәбе өченче урынга чыкты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында пьедесталның беренче баскычына Подгорный мәтктәбенең 1 санлы командасы күтәрелде, икенче урында - шул ук мәктәпнең 2 санлы командасы, өченче урында -Димтамак мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев