Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Торак белән районда кемнәр идарә итә

Районыбызда гомуми мәйданы 204 мең квадрат метрдан аз гына артыграк исәпләнгән 204 күп фатирлы йорт исәпләнә: Урыссу бистәсендә алар - 161, авылларда - 29, тагын 14 авария хәлендәге йорт. Торак сәясәте бүлеге мәгълүматлары буенча, тулаем район буенча 24 аварияле йорт исәпләнә. Роза ИСКӘНДӘР Торакларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча сораулар...

Районыбызда гомуми мәйданы 204 мең квадрат метрдан аз гына артыграк исәпләнгән 204 күп фатирлы йорт исәпләнә: Урыссу бистәсендә алар - 161, авылларда - 29, тагын 14 авария хәлендәге йорт. Торак сәясәте бүлеге мәгълүматлары буенча, тулаем район буенча 24 аварияле йорт исәпләнә.

Роза ИСКӘНДӘР

Торакларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча сораулар туган очракта, идарә оешмаларының тәүлек дәвамындагы диспетчырлык хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә була:

- "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ - 8-9274661717;

- "Восток" ТМШ - 8-9274776846 (эш вакытында - 2-80-00);

- "Маяк" ТМШ - 8-9270473278;

- "Удача" ТМШ - 2-89-63.

Идарә итү оешмалары, идарә итү, хезмәт күрсәтү, торак фондына агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү буенча бурычларны үтәп, кешеләр яшәве өчен имин һәм уңай шартлар тудыралар. Гомумән алганда, идарә оешмалары 3800 фатирга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтә.

Бердәм исәп-хисап үзәге мәгълүматы буенча, 2013 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелу дәрәҗәсе 100 процент тәшкил иткән. Шуның белән бергә, районда даими рәвештә түләмәүчеләр бар, алар белән эш алып барыла. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр исәпләү гамәлдәге закончалык буенча, гомуми йорт һәм һәр фатирның җылылык һәм электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү приборлары күрсәткечләре, шулай ук расланган тарифлар (торак хезмәтләргә - идарә оешмаларының гомуми җыелышы, коммуналь хезмәтләргә - ТРның тарифлар комитеты раслаган) буенча тормышка ашырыла. Районның барлык күп фатирлы йортларында объект салкын су һәм электр энергиясен исәпләү приборлары, үзәктән җылытылучы 145 күп фатирлы йортта җылылык энергиясен һәм кайнар суны исәпләүнең объект приборлары куелган. Узган елда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программасы кысаларында сатып алынган 20 берәмлек учет приборы алыштырылган. Моннан тыш, Россия Федерациясе закончалыгына ярашлы, районда фатирларда газ приборлары урнаштыру буенча эшләр башланды. Әйтик, бүгенге көндә газ счетчиклары идарә итү компаниясе карамагындагы өч күп фатирлы йортта (196 фатирда), аерым алганда, Урыссу урамындагы 17 һәм 34 санлы йортларда һәм Горький урамы буенча 1 санлы йортта урнаштырылды. Шулай итеп, бу идарә оешмасын әлеге башлангыч флагманнарына кертергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев