Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Төп контролерлар - мәктәп директорлары

Районның дүрт күп фатирлы йортында капиталь ремонт графигыннан беркадәр артта калу күзәтелә.

Әмма әлеге йортларда түбәләрне алмаштыру буенча эш темплары арткан, бу исә эшне оптималь срокларда тәмамлауга ышаныч бирә. Бу турыда 24 июньдә Министрлар Кабинетында республика Президенты Р. Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә сүз барды. Киңәшмә барышында шулай ук муниципалитетлар игътибары башкарылган эшләр актларын зональ торак инспекциясенә тапшыруны активлаштыру мөһимлегенә юнәлтелде. Берничә районда баш инвестицион-төзелеш идарәсенә халыкның "капиталь ремонт" маддәсе буенча акчаларны күчерү проценты республиканыкына караганда кимрәк. Безнең район бурычлылар исемлегендә тормый.
Белем бирү объектларына капиталь ремонт ясау темасы турында сүз йөрткәндә, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең эшләрне сыйфатлы башкаруга контрольне көчәйтүгә басым ясалды. Күренеп торган кагыйдә бозулар булганда, нәкъ менә мәктәп директорлары, дип билгеләп узды республика башлыгы, баш инспекторлар булып, подрядчыларның эшләрен кабул итмәскә тиеш. Кайбер районнарда инде бүген үк түбәләрне яңарту вакытында кагыйдә бозулар ачыклана. Мәсәлән, пар изоляциясе юк, агач бәпкәләр уттан саклагыч состав белән эшкәртелми. Белем бирү объектларына капиталь ремонт сыйфатлы, ә аларны эксплуатациягә тапшыру - вакытында булырга тиеш, дип ассызыклады Миңнеханов.
Республика президенты шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларының игътибарын районга җибәрелә торган модуль фельдшер-акушерлык пунктларын, аларны эксплуатациягә кертеп, инженерлык челтәрләренә тоташтыруны тәэмин итүгә юнәлтте. Киңәшмә барышында ишле гаиләләргә җир участокларын бирү соравы күтәрелде. Ахырда район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре игътибарын киңәшмәдә тикшерелгән барлык юнәлешләр буенча эшне активлаштыру һәм бүгенге көннең башка әһәмиятле сорауларына җитди якын килү мөһимлегенә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X