Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсе башлыгы сайланды

Бүген II чакырылыш шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы утырышында 6 санлы Яшьләр сайлау округыннан депутат Рөстәм Нуриев бертавыштан шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы рәисе итеп билгеләнде.

Утырышта дүрт сорау каралды: 6 санлы Яшьләр сайлау округыннан ш. т. Урыссу бистәсе советы депутатын өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында; ш. т. Урыссу бистәсе башлыгын һәм Ютазы муниципаль районы ш. т. Урыссу бистәсе советы рәисен сайлау турында; шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручының отставкасы турында; ш. т. Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына урнашуга конкурс турында. Беренче сорау буенча Ютазы муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады. Ютазы муниципаль районының вәкаләтле органнарына 14 октябрьдә узган өстәмә сайлаулар турында искәртеп, ул сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте. Мәсәлән, 6 санлы бер мандатлы Яшьләр сайлау округы буенча сайлауга килүчеләр 98,27 процент тәшкил иткән һәм "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлеге тарафыннан күрсәтелгән Р. Нуриев кандидатурасы өчен үз тавышларын 96,3 процент сайлаучы биргән. Утырыш эше аның җитәкчелегендә барган шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башлыгы урынбасары һәм Урыссу бистәсе советы рәисе урынбасары Елена Коваль яңа сайланган депутатны котлады һәм аңа эшендә уңышлар теләде.
Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы эшендә Татарстан Республикасы буенча Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты. Икенче сорау буенча чыгыш ясап, Нурислам Нуриман улы Нуриев җитәкчелек иткән ике ел эчендә аның тормышка ашыра алган әһәмиятле эшләрен билгеләп үтте. "Мин район тормыш эшчәнлегенең күп өлкәләрендәге позитив үзгәрешләр өчен, зур булмаса да, бюджеттан тыш чараларны, шулай ук республика чараларын җәлеп иткәнегез һәм зур бурычлар үтәргә сәләтле булуыгыз өчен рәхмәтле", - дип ассызыклады Нурислам Нуриман улы. Ул республика президенты наказын тормышка ашырырга килүен билгеләп, Урыссу бистәсе башлыгы һәм Урыссу бистәсе советы рәисе итеп Рөстәм Нуриевны сайларга чакырды һәм депутатлар корпусын күрсәтелгән кандидатура өчен тавыш бирергә тәкъдим итте. Хәбиповның тәкъдимен 4 санлы Энергия сайлау округы депутаты, Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров һәм 2 санлы Май сайлау округы депутаты, "Теплосервис" МУП директоры Равил Гарипов хупладылар.
Бертавыштан сайлаганнан соң, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башлыгы Р. Нуриев, күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм муниципаль берәмлек Уставына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләренә тугрылыкка ант бирде. "Барлык башкарылган эшләр - депутатлар корпусы һәм предприятиеләр җитәкчелеге белән уртак казаныш. Алда - яңа бурычлар, яңа карарлар. Ышанам, киләчәктә без район, аның кешеләре иминлеге хакына тыгыз хезмәттәшлектә эшләрбез", - дип билгеләп үтте ул.
Соңыннан Елена Коваль конкурс үткәрү тәртибе һәм шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына урнашуга конкурс турында карар проекты белән таныштырды. Әлеге сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев