Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортларда газ счетчиклары куя башладылар

Идарә итү компаниясе барлык идарә оешмалары арасында беренчеләрдән булып үзе хезмәт күрсәткән күп фатирлы йортларда шәхси газ исәпләү приборларын куярга кереште.

Һәм бу эшне 90 фатирлы йортлардан башлады, аның исәбенә Урыссу урамындагы 17 санлы йорт һәм Горький урамындагы 1 санлы йорт керә. Ягъни, идарә итү компаниясе хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләр үз фатирларында газ счетчикларын куйдырганнар һәм алар өчен әлеге уңайлык бәясе шактый арзанга туры килә. Шуны искәртәбез, 2009 елның 23 ноябреннән булган "Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында"гы 261 санлы Федераль законга һәм региональ үсеш министрлыгының 2011 елның 29 декабреннән 627 санлы боерыгына ярашлы, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр торак милекчеләре шәхси газ исәпләү приборлары куярга һәм аларны эксплуатациягә кертергә бурычлы. Асылда, ди идарә итү компаниясе директоры Закуан Ильясов, әлеге йортлар гына түгел, Урыссу урамындагы 30, 32, 34 санлы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә газ исәпләү приборларын куйдылар инде. Горький урамындагы 1 санлы йорт җаваплысы Нина Теребенина сүзләре буенча, бу җәһәттән аларның проблемалары булмаган - барлык алты подъездда яшәүчеләр дә әлеге яңалыкка аңлы карашта булган. Әгәр азрак түләргә мөмкин икән, ни өчен моның белән файдаланмаска, дип саныйлар биредә.

- Әгәр норматив буенча ике кешедән торган гаилә айга 120 сум түләгән булса, счетчик буенча (хуҗабикә атна саен ипи дә пешерә) - 60 сум. Зур гаиләләр өчен счетчиклар тагын да файдалырак, чөнки һәр гаилә әгъзасына куелган норматив кечкенә булмый.

Шулай итеп, фатирда 1 кеше яши икән, норматив 12 кубик метр һәм газ тарифы 4,61 сум булганда, ул кулланган газның айлык бәясе 55,32 сум тәшкил итә. Ә счетчик куйган очракта, ул кулланган өч (якынча) кубның бәясе бары 13,83 сумга төшәчәк. Тулаем алганда, Горький урамындагы 1 санлы йортта торак милекчесенә счетчик куйдыру эше 3 мең 600 сумга төшкән, әгәр монтажлау, эретеп ябыштыру һәм башка алдан көтелмәгән хезмәтләр килеп чыкса - 3900 сум.

- Төзелеш-монтаж эшләре белән шөгыльләнүче махсуслашкан оешмада һөнәрманнар хезмәт куя, - дип дәвам итә Теребенина. Пөхтә,җитез эшләделәр. Һәм тагын без яшәүчеләрнең гомуми җыелышында ук шуны аңлауга килдек: белгечләр үз өсләренә газны туктату, проект әзерләү, монтажлау, пломба салу һәм җибәрү кебек бурычларны алган вакытта, бөтен подъездбелән бу эшкә алыну матди яктан гына түгел, рухи яктан да уңайлы. Шулай итеп, башкалар белән бергә счетчик куйдырмаган кеше "газ инстанцияләренә" йөрүне мөстәкыйль рәвештә башкара. Һәм аларның хезмәтләре бәясе дә шактый артачак. Биредә шуны да исәпкә алырга кирәк, берьюлы эшләгәндә, газны туктаткан өчен бәя барлык фатирларга бүленә. Коллективтан аерылган "ялгызак"ның әлеге түләве исә үз өстенә генә төшәчәк.

Ахырда шуны искәртү дә артык булмас: тарифларның даими үсеп торуын исәпкә алсаң (газга, шул исәптән, бер кешегә куллану нормативы тарифлары артуын), 2015 елның гыйнварыннан газ өчен түләү күтәрә алмаслык йөккә әверелергә мөмкин. Газ хезмәте юмалаулар белән шөгыльләнмәстер: күбрәк түлисе килгән кешенең - үз ихтыярында. Әмма гаилә бюджетын сакчыл файдалануга күнеккән торак хуҗасы мәҗбүри рәвештә счетчик куйдырырга тиеш. Тагын бер тапкыр шуны искәртәбез, бу эшне бөтен йорт, бөтен подъезд белән башкару файдалырак. Вакыт бар әле. Бары ишетмәдек дип кенә әйтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев