Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу ГРЭСы үз ветераннары белән очрашты

Алар вакыт эчендә югалмаячак Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Урыссу ГРЭСы коллективы үз ветераннары белән очрашты.

Сый-нигъмәтләр тезелгән өстәлләр артына чал чәчле производство ветераннары утырышкан иде. Нәкъ менә алар легендар станциянең чишмә башында торучыларының белемнәрен кабул иткән, сайланган һөнәрләренә чиксез тугрылык үрнәге күрсәткән, районның "акыллы башлары" булган. Алар алдында чыгыш ясаган ГРЭСның башкаручы директоры Владимир Петров кыскача киләчәктә предприятие алдында торган үзгәрешләр белән таныштырды, әмма аның белгечләре яңадан ачылачак производстволарда таләп ителәчәген әйтте. Хезмәттәш ветераннарын бәйрәм белән котлап, ул станция пенсионерлары гвардиясе белән очрашу өчен урын да, теләк тә табылачагын ассызыклады.
Әйе, вакыт бер урында тормый, ул үз шартларын куя һәм, ничек кенә булмасын, Урыссу ГРЭСының данлы эшләре вакыт төпкеленә төшеп югалмас.
Чарада катнашкан Рөстәм Нуриев ГРЭС ветераннарын әлеге көзге бәйрәм белән котлады, районга "Пакер" фәнни-җитештерү фирмасы йөзендә яңа резидент килүен билгеләп үтте, аның якын киләчәктәге планнарында - өстәмә эш урыннары ачу. Нуриев шулай ук Урыссу сәнәгать мәйданчыгы территориясендә башка производстволарга да үз эшчәнлекләрен җәелдерү мөмкинлеге булуын җиткерде.
Бу көнне җылы теләкләр күп әйтелде: бәйрәм чарасы сәбәпчеләренә бәхет-иминлекләрне станциянең профсоюз комитеты рәисе Николай Гребенюк, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Нина Кукушкина һәм башкалар теләде.
Һәм, әлбәттә инде, предприятиенең үзенең дә, район мәдәният йортының да артистлары башкаруында матур җырлар яңгырады. Моңлы җырлардан лирик дулкынга күчкән кавалерлар хатын-кызларны биергә чакырды. Чынлап та грэслылар вакыт дәрьясында югалмаячак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X