Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу җылылык челтәрләре бетерелә

Урыссу ГРЭСы Урыссу бистәсенең бердәнбер җылылык белән тәэмин итүче предприятиесе булып калачак.

Бу турыда шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы утырышында район башкарма комитетының беренче урынбасары Ринат Вадигуллин хәбәр итте. Ул "шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итү схемасын раслады" соравы белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул җылылык җитештерүче станциянең киләсе елның 1 гыйнварыннан аның транспортировкасы белән дә шөгыльләнә башлаячагын билгеләп үтте. Шуны искәртәбез, элек әлеге функцияләрне үз эшчәнлеген туктатачак Урыссу җылылык челтәрләре башкарган. Ягъни, җылылык, җитештерүчедән кулланучыга турыдан-туры киләчәк.
Вадигуллин шулай ук башка сораулар белән дә таныштырды: "Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең 2010 елның 7 октябреннән булган "Җир салымы турында"гы ( 04.10.2011 ел, № 23, 19.10.2012 ел, № 22 редакциясендә) карарына үзгәрешләр кертү турында"; "2010 елның 19 маеннан шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының "Физик затлар милегенә салым турында"гы 10 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында".
Көн тәртибенең калган сораулары белән шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башкарма комитетының баш хисапчысы Гүзәл Әхмәдиева чыгыш ясады. Бу - "2012 елның 21 декабреннән булган "Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе муниципаль казнасы турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында"гы 24 санлы карары; "Казна милеге реестры учетын оештыру һәм аны алып бару тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында" һәм 2012 елның 21 декабреннән "2013 елга һәм 2014 һәм 2015 еллардагы планлы чорга шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы 24 санлы карар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев