Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда - гер спорты спартакиадасы

Гер спорты буенча "Олимп" спорт комплексы манежында узган Татарстан Республикасы укучыларының тугызынчы спартакиадасы безнең районга яңа җиңүләр алып килде.

Ярышлар ике көн барды. Герләрне республиканың 25 районыннан 250 спортчы хәлдән тайганчы күтәрде. Безнең районнан 16 кеше катнашты, шуларның җидесе - команда зачетында. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Зәй районы командасы пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Алыш чынлап та киеренке булды, ютазылылар кунаклардан биш очкога гына калышты. Шулай итеп, безнең герчеләр икенче урынны яулады. Ә призер командалар өчлеген мамадышлылар тәмамлады. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, үз кече төркемнәрендә ютазылыларга тиңнәр булмады, алар беренче урынны яулады. Шәхси зачетта да безнең герчеләр калышмады, тулы көчкә ярыштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә. Руслан Сергеев 48 килограммлык авырлык категориясендә икенче урынны яулады. 58 килограмм авырлыкта ике ютазылы - Рәмис Биктимеров һәм Нәфис Сергеев аерылып торды, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар. 63 килограмм авырлык категориясендә Артур Гыйльметдинов - беренче, Динар Галимов өченче булды. 85 килограмм авырлыкта Айрат Абдуллин беренче урынны алды.
Әлеге спартакиада бары тик ике елга бер тапкыр уздырыла. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтә. Һәм аның быел Ютазы җирлегендә оештырылуы бик күңелле. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, ютазылыларның тренеры Роберт Вафауллин сүзләре буенча, соңгы өч спартакиадада лидерлар өчлегендә безнең команда икенче урыннан түбәнгә төшмәде. Соңгы ярышка кадәргесендә безнең район беренче урынны алды. Роберт Әнәл улы билгеләп үтүенчә, хәзер герчеләр планнарында - дөнья беренчелегенә әзерләнү, ул Украинаның Керчь шәһәрендә 18 майдан 20 майга кадәр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев