Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссулы Альберт Сәлимгәрәев Олимпия уты факелын тотып йөгерүче булды

Сочидагы кышкы Олимпия уеннары 7 февральдә старт алачак. Алар башлануга кадәр өч көн калды.

Тарихка киткән декабрь аеның соңгы көннәрендә республикабыз шәһәрләрендә Олимпия уты белән лаеклы затлар уздылар. Якташыбыз Альберт Сәлимгәрәев ул чарада факел тотып йөгерүче булды. Аның белән Рәмзия Галимуллина әңгәмә корды. «Эстафетаның Оештыру комитеты партнеры, бер ел элек, факел алып баруга дәгъва итүчеләрне җыю буенча акцияне, тиешле сайт булдырып, үткәрде. Мин үземнең заявкамны калдырдым, анкета тутырдым. Дәгъвачыларга таләпләр арасында көн саен ике ай дәвамында сайтка керү, тавыш җыю мөһимлеге бар иде. Мин сайтта биш меңнән артык тавыш, конкурс баллары җыйдым.

Аннары, 60 000 заявка биргән барлык акциядә катнашучы арасыннан 2014 кешене сайлап алып, төбәкләр буенча билгеләделәр. Ике айдан соң, анкеталарны сайлап алуга партнер үзе кереште һәм ут эстафетасына төбәк-ләрдәге дәгъвачыларны Оештыру комитетына тәкъдим итте. Июньдә миңа кандидатурам узуы турында хат килде. Эстафетага кадәр берничә көн элек минем Зөядәге йөгерештә катнашучы булуым билгеле булды.

Казандагы җыелу пунктына мин 30 декабрьдә килдем. Оештыру комитетының ике вәкиле мине каршылап, безне автобуска утыртты, ул факел алып баручыларны озатып барган кортежга кушылды. Шуңа күрә безнең карарга, күзәтергә, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлегебез булды. Һәм без тагын калган катнашучылар белән аралаша, таныша алдык. Барлыгы 35 кеше идек. Оештыручылар ошады - бик позитив, сөйкемле затлар.

Зөягә без вакыт запасы белән килеп төштек. Биредә безне ашаттылар, тиешенчә киендерделәр, инструктаж үткәрделәр, факеллар тапшырдылар, һәркемгә волонтерлар беркеттеләр. Зөя - кечкенә шәһәр, барысы да якын урнашкан, шуңа күрә һәр факел алып баручы үз пунктына җәяү барды. Зөядәге эстафетаны Лондон уеннарының бронза призеры, мәргән Василий Мосин башлады. Шуны өстәп әйтергә кирәк, безнең белән Яшел Үзән-нән җырчы Динә Гарипова, журналист Дмитрий Второв йөгерде, ә миңа факелны Татарстанда КВН алып баручы Андрей Кондратьев тапшырды.

Тагын фотосурәтләр http://yutazy.ru/ru/gallery/category/12-2012-02-21-13-52-38.html?start=460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X