Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ялгызларга – телефон

Узган атна ахырында ике ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кеше кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителде.

Мәсәлән, эчендә "тревога кнопкасы" булган мобиль җайланма Бәйрәкә авылыннан 84 яшьлек Рәсимә Шафигуллинага тапшырылды. Ул озак еллар "Коммунизмга" колхозында бозау караучы булып эшләгән. Бүген хезмәт ветеранына өйдә социаль хезмәт күрсәтелә.
Икенче телефон Подгорный авылыннан 87 яшьлек Фатыйма Маннановага тапшырылды. Фатыйма Габделгали кызы лаеклы ялга 1980 елда балалар бакчасыннан тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп чыга. Ул шулай ук хезмәт ветераны буларак социаль хезмәткәр ярдәменнән файдалана.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев билгеләп үтүенчә, әлеге телефоннар 1 октябрьдә старт алган "Игелекле телефон" республика хәйрия акциясе кысаларында тапшырылган. Мондый телефоннар белән файдаланганда, дип билгеләп үтте ул, өлкән яшьтәгеләр оператив рәвештә табиб, социаль хезмәткәр чакыра, квалификацияле психологик ярдәм ала, социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итә алалар. "Таттелеком", "Мегафон", "Вымпелком" һәм "МТС" акционерлык җәмгыятьләренең кәрәзле телефон операторлары хәйрия акциясенең партнерлары булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев