Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Язгы кыр эшләрен районда яхшы итеп әзерләнгән техникада башладылар

"АгроМир" җәмгыяте чәчү кампаниясен Германиядә җитештерелгән өр-яңа "Амазоне" агрегаты белән башлап җибәрде. Ул аны 9 миллионнан артык сумга юнәткән.

Джон-Дир тракторына тоташтырылган бу чәчү агрегатын коллектив, инде шактый иномаркаларда эшләп, матур җиңүләргә ирешкән бертуган Касыймовларга ышанып тапшырды. Киңлеге - 12 метр, сәгатенә 18 гектар мәйдан узарга сәләтле "Амазоне" хезмәт юлын Баланлы басуында арпа чәчүдән башлады. Быел бу культура 1140 гектар биләячәк. Болай да беразга соңарып башланган кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу максатында, агалы-энеле Касыймовлар, бер-берсен алмаштырып, тәүлек әйләнәсенә эшлиләр. Җәмгыятьнең икенче кырында инде шактый еллар сыналган "Хорш" чәчү комлексы белән Нью-Холланд тракторында Нәфис Галимов эшли. Җәмгыять биләмәләрендә көн саен 16 берәмлек техника мәшгуль.

Шимбә яуган яңгырдан соң икенче көнне үк җир йөзенә балкып чыккан кояш нурлары астында тагын да өлгерә һәм җылына төшкән туфракта атна башыннан янә эш кайный башлады. Район буенча, соңгы оператив мәгълүматларга караганда, кыр эшләрендә 65 берәмлек трактор җәлеп ителгән. Җәмгысы 15 852 гектада дым каплатылган, 3487 гектарда чәчү узган. "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Гайнетдинов", "Әхмәтшина" Тукай исемендәге агроколлективларда язгы кыр эшләре аеруча көйле бара, дип ышандырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

Язгы кыр эшләре буенча район штабының дүшәмбе көнне узган утырышында көн кадагына баскан сораулар тикшерелде. Чәчү кампаниясе башлану белән "Игенче" җәмгыятенең К-700 тракторы сафтан чыга. Эксплуатациядә 26 ел дәвамында булган техниканы, бәлкем, җиренә җиткереп ремонтлап чыгу да мөмкин түгелдер. Шулай да мондый күңелсезлекләр киләчәктә тумасын өчен, район башлыгы Рөстәм Нуриев, техник карау үткәргәндә, трактор һәм комбайннарның двигательләрен аерым тикшерү мөһимлеген ассызыклады. Утырышта кыр эшләренә оешкан төстә кереп китә алмаучы Бәйрәкәтамак зонасы фермерларына, "Вафауллин" хуҗалыгына карата контрольне көчәйтү зарурлыгы әйтелде. Эшне сыйфат белән башкаруга килгәндә, багана төпләрен, юл буйларын тиешенчә эшкәртү, механизаторларга матур җиңүләргә дәрт уятып, агитбригада чыгышларын оештыру кызыл җеп булып сузылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев