Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында Казахстан алкоголь продукциясе тоткарлана һәм юк ителә

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм гражданнарның спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатында район территориясендә район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә "Алкоголь" оператив-профилактик операциясе үткәрелә.

Рейдларның берсендә әлеге чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Казахстан республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе партиясе тоткарланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Димтамак - Ютазы автоюлында Әзербайҗан гражданнары транзит белән күрше Азнакай районына 3000 шешәдән артык документларсыз ТР закончалыгында каралган маркировканы бозып продукция алып барганда, "Газель" автомашинасы туктатыла. Автомашина спиртлы продукциясе белән вәзгыятьне ачыклау өчен эчке эшләр бүлегенә килергә мәҗбүр ителә.
Әлмәт шәһәре Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә әлеге продукция алына, административ эш кузгатыла. Ул тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелә. Җәмәгать суды карары белән, РФ Административ хокук бозулар кодексы маддәсенә ярашлы хуҗаларга штраф салына, алкоголь продукциясе алына һәм дәүләт алкоголь инспекциясе карары белән юк ителә, гаеплеләр җәза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев