Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе узды

Агымдагы елда районда тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап 240 бала беренче сыйныфка укырга керде. Шулардан 88 балага мәктәпкә барырга булышу максатында 140 800 сум акча җыелды.

Уку елы башланыр алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе уздыру инде күркәм традициягә әверелде. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы, авыр тормыш вәзгыятендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы малайлар һәм кызлар уку өчен кирәк-ярак белән тәэмин ителә. Акция барган көннәрдә предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре беренче сыйныф укучыларына бөтен кирәкле канцтовар салынган букчалар тапшырдылар.
Ютазы урта мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында зур булмаган, әмма истә калырлык тантана узды.
Быел беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырган балаларны, алар өчен икенче әни булырга әзер торган укытучыларны, ата-аналарны район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов тәбрик итте. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, булачак беренче сыйныф укучыларының көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелүе булгандыр.
Моңарчы таныш булмаган җәмгыятькә аяк басучы малайлар һәм кызлар кыю итеп атларга тырышсалар да, аларның кечкенә йөрәкләре ничек дулкынланып тибүен тоюы кыен түгел иде.
Уку өчен кирәкле әйберләр белән тутырылган букчаларны кысып кочаклап, аларга шундый матур хәйрия ярдәме күрсәткән абый һәм апаларына беравыздан "Рәхмәт" дип кычкырганда, аларның йөзләрендә нинди бәхет һәм шатлык чаткылары балкыса, киләчәктә, мәктәп елларыннан атлаганда да, алар җуелмасын!
Суз уңаеннан, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында мондый тантаналар районның бөтен мәктәпләрендә узды.
Урыссу гимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев