Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районында сөт суыту танклары үз функцияләрен көйле башкара

Авылларда август аенда эшли башлаган сөт суыту танклары үз функцияләрен көйле башкара.

Бу хакта безгә район башкарма комитетының җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Рәис Галимов хәбәр итте. Иске Каразирек авылында урнаштырылган танкка сөтне Котловскийлар гаиләсе җирле халыктан һәм Яңа Каразиректәге фермер Гафиятов фермасыннан җыеп тапшыра. Көн саен 900-950 килограмм сөт җыела. Бәйрәкә авылында ике сөт җыйгыч эшли. Әлеге җирлектә сыер асраучы шәхси ихаталардан тәүлегенә бер тонна сөт җыела. Моннан тыш, бу танкка Көрәш-Бүләк, Тарлау, Бәйрәкәтамак, Яссытугай кебек эре булмаган торак пунктлардагы сыер асраучылардан тупланган продукция дә тапшырыла. Кәрәкәшле авылында урнаштырылган сөт суыту танкы уңайлыкларыннан әлеге җирлек составына кергән авылларда яшәүчеләр генә түгел, яңакаразиреклеләр дә файдалана. Танк көн саен 1500-1800 килограмм сөт кабул итә.
Шуны искәртәбез, сөт суыту танклары куюның максаты - халыкка сөт сатуда ярдәм күрсәтү, шәхси хуҗалыкларда сыер санын арттыруга уңай йогынты ясау.
Сөт суыту танклары турында материал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев