Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районының булачак солдатлары сыналды

Язгы чыкырылышка эләгүче егетләр бүген физик чыдамлыкка сынау узды.

"Олимп" спорт комплексында Ватанның булачак сакчылары озынлыкка сикерүдә, борыста һәм идәннән күтәрелүдә, уналты килолы гер күтәрүдә көч сынашты.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мондый чаралар элита гаскәрләрендә хезмәт итәргә лаеклыларны ачыклага ярдәм итә. Спорт төрләрендә сыналган призывниклар кафега чакырылды. Аларны анда хәрби комиссар Илшат Хәлитов, җәмәгатьчеләр, дин әһелләре, узган елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар сәламләде. Биредә үк, тантаналы шартларда, хәрби хезмәткә беренчеләрдән булып китәчәк егетләргә повесткалар тапшырылды. Булачак солдатлар хөрмәтенә концерт һәм күңелле бәйгеләр оештырылды. Спорт ярышларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән призывникларга грамота һәм призлар тапшырылды. Ахырда, алар белән саубуллашып, һәрберсенә зур булмаган бүләкләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X