Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы яшьләре – Казанда – спартакиадада

Кичә, 22 сентябрьдә, Ютазы районыннан спорт сөючеләр эшче яшьләр арасында хокук тәртибен саклау буенча формированиеләр спартакиадасында катнашу өчен Казан шәһәренә юнәлде.

Безнең җыелма команда составында Димтамак мәктәбеннән, "Электросоединитель" һәм "Волма" заводларыннан, "Пятерочка" кибетеннән һәм башка бюджет учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләреннән яшь белгечләр бар иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, спартакиада Казан читендә урнашкан "Байтик" санториендә үткән.
Уздырылган "Каршылыклар полосасы" эстафетасы нәтиҗәләре буенча, безнең район үткән ел чемпионнары - түбәнкамалылардан гына калышып, тугыз команда арасында икенче урынны яулаган, визиткалар бәйгесендә безнең команда бишенче булган, 100 метрга ярышта - сигезенче. Алда тагын ярышларның ике көне тора, анда спортчыларыбызга хәрби әзерлек, мини-футбол, гомуми физик әзерлек, волейбол төрендә сынаулар узарга туры киләчәк.
Сүз уңаеннан, Ютазы районы командасы үзенә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Фатыйх Зариф улы Шәрипов исемен биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев