Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар бердәмроссиялеләргә борчыган мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр

Күптән түгел "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев сайлаучылар сорауларына җавап бирде.

Гомумән алганда, үз проблемлары белән унбер кеше мөрәҗәгать итте: сигезе - алдан язылу буенча, өчесе язылып тормыйча килде. Бу көнне халык тарафыннан күтәрелгән сораулар аларның тормыш эшчәнлегенә кагылды. Әмма аларның күбесе хокукый хәл итүне таләп итте. Әйтик, Урыссу бистәсенең Муса Җәлил урамында яшәүче пенсионер, Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатынының соравы торак шартларын яхшырту белән бәйле. Сорауның барлык нечкәлекләрен тикшереп, Нуриев барлык кирәкле документларны җыярга һәм бер атнадан соң аның янына килергә тәкъдим итте. Иске Каразирек авылында яшәүче, "Торак" максатлы Федераль программасының "Авылны социаль үстерү" кече программасында катнашуга кандидат апаның соравы да уңай хәл ителергә тиеш. Иске Каразирек авылыннан мөрәҗәгать иткән ханым язгы чорда аның ишегалдын су басуы турында җиткерде. Мөрәҗәгать итүче сүзләре буенча, йорт чираттагы су басуга чыдый алмаячак. Рөстәм Нуриев авыл җирлеге башлыгы Резидә Мөхәммәтҗановага һәм җирлекләр белән эшләү буенча бүлек начальнигы Рәис Галимовка сорауны тиз вакытта чишәргә кушты. Җирле бүлекчәнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә аноним автордан да сорау килде. Анда, аерым алганда, район балалар бакчаларының берсенең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве турында җиткерелә. Әмма сорауны тикшергәндә, бәян ителгәннең дөреслеккә туры килмәве ачыкланды.

Кабул итү вакытында җир участогын рәсмиләштерү, нотариус эше, ике контурлы казаннар урнаштыру буенча килешү шартларын үтәү кебек башка сораулар да күтәрелде. Әлеге сораулар да игътибарсыз, хәл ителмичә калмады.

Сүз уңаенда. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре сайлаучыларны айның икенче сишәмбесендә район мәдәният йортында урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу - 2-88-02 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев