Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар чаңгы сезонын ачтылар

Кымыз-Тау базасында 2013-2014 еллардагы чаңгы сезонын ачу тантанасы узды, анда укучылар, депутатлар, укытучылар, һәм, әлбәттә инде, әлеге кышкы спорт төрен яратучылар җыелган иде.

Чаңгыда узышу буенча район спартакиадасы ярышлары ютазылылар спорт тормышында традиционга әверелде. Чаңгы сезонын ачу һәм флаг күтәрү хокукы 2013-2014 еллардагы чаңгыда узышу буенча дүрт тапкыр сезон чемпионы Андрей Зиминга бирелде. Флагны күтәргәннән соң, барлык катнашучыларны Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев сәламләде. Ул барысына да уңышлар һәм җиңү теләде. Чаңгыда узышуның төп хөкемдары Ринат Файсханов ярышлар тәртибе белән таныштырды. Ярышлар нәтиҗәсе түбәндәгечә.
2000 елда туган һәм яшьрәк кызлар: беренче урын Айназ Фәйзрахманова (Ютазы мәктәбе); икенче урында Айсылу Зиннурова (Ютазы мәктәбе); өченче урында Ильвина Галиева (Подгорный мәктәбе). 2000 елда туган һәм яшьрәк ир балалар: беренче урын - Андрей Зимин (Ютазы мәктәбе); икенче урында - Фаяз Әхмәтшин (Подгорный мәктәбе); өченче урында - Тимур Шиһапов (Ютазы мәктәбе). 30 яшькә кадәр кызлар: беренче урын - Катя Вербинада ("Олимп"); икенче урында Светлана Служаева (Урыссудагы 3 санлы мәктәп). 40 яшькә кадәр ир-егетләр: беренче урын Камил Сабитовта (район кулланучылар берләшмәсе); икенче урында Айнур Вәлиев (Каразирек); өченче урын Федор Дубовикта (БЭЧ РЭЧ). 50 яшькә кадәрге ир-егетләр: беренче урын Рәис Садыйковта (УХЗ); икенче урында Айрат Гарифуллин (пенсионер). 30 яшькә кадәрге егетләр: беренче урын Ирек Кариповта (Ютазы авыл җирлеге); икенче урында Илдар Габитов (Ютазы авыл җирлеге); өченче урында Илгиз Сабитов (Ютазы авыл җирлеге). 18 яшькә кадәрге ир балалар: беренче урын Әмир Әхмәтҗановта (Ютазы мәктәбе); икенче урында Радель Мөхәммәтгалиев (Подгорный мәктәбе); өченче урында Рамил Хәбипов (Урыссудагы 3 санлы мәктәп). 15 яшькә кадәрге ир балалар: беренче урында Раил Гайнетдинов (Ютазы мәктәбе); икенче урында Илназ Хөсәенов (Подгорный мәктәбе); өченче урында Адель Галиев (Подгорный мәктәбе). 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар: беренче урында Роза Барсукова. 50 яшькә кадәрге хатын-кызлар: беренче урында Эльза Фәтхетдинова (Ютазы авыл җирлеге); икенче урында Татьяна Фәттахова (Урыссудагы 3 санлы мәктәп). 40 яшкә кадәрге хатын-кызлар: беренче урында Лилия Габитова (Ютазы авыл җирлеге); икенче урында Елена Әхмәтова (гимназия); өченче урында Фирүзә Садыйкова (Әбсәләм мәктәбе). 18 яшькә кадәрге кызлар: беренче урында Зилә Котдусова (гимназия). 15 яшькә кадәрге кызлар: беренче урында Виктория Нәфыйкова (Подгорный мәктәбе); икенче урында Рената Әхтәмова (Подгорный мәктәбе); өченче урында Алия Вәлиева (Ютазы мәктәбе). 60 яшькә кадәрге ирләр: беренче урында Радик Гайнетдинов (район кулланучылар берләшмәсе); икенче урында Рамил Мөхәммәтҗанов (Ютазы авыл җирлеге); өченче урында Рамил Шафигуллин (УХЗ). 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр: беренче урында Наил Хөснетдинов (Акбаш мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев