Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар өчен Амур ерак булса да, хәсрәте якын

Ютазылылар "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы чакыруына җавап кайтарды: районда Амур өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча акция узды.

Социаль яклау бүлегендә вакытлыча әйберләр җыю буенча пункт ачылды. Юрганнар, мендәрләр, киемнәр, урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр - болар һәм башка бик күп нәрсәләр район предприятиеләреннән, учреждениеләреннән һәм оешмаларыннан килде. Амур өлкәсе халкының җан авазын аерым кешеләр дә ишетте. Урыссу бистәсендә яшәүче Ольга Николаева, мәсәлән, ике тапкыр әйберләр китергән. Пенсионер ханым ангорка мамыгыннан кулдан бәйләнгән шәл, йон оекбашлар, бәйләнгән башлык, драп пальто, тапочкалар алып килгән... Ә район идарә оешмаларының берсендә эшләүче Алсу Гобәйдуллина үз "хәзинәләреннән" балалар киемнәре: костюмнар, комбинезон, носки, эчке күлмәкләр, триколар тәкъдим иткән, алар, һичшиксез, Амур нарасыйларына урынлы булачак.
Моннан тыш, махсус счетка "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе фондыннан, "Электросоединитель" заводы, палаталар, район советы һәм район башкарма комитеты коллективларыннан акча күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев