Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар өчен субсидияләр исәпләүдә үзгәрешләр юк

Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре үсешен җайга салуга максатлы субсидия Татарстан Министрлар Кабинетының 2012 елның 27 августыннан 738 санлы Карарына ярашлы бирелә һәм агымдагы җылыту сезонында да аны исәпләү элеккечә кала.

Әлеге компенсацион түләү төре җылылык белән тәэмин итү "Теплосбыт" ААҖ тарафыннан тормышка ашырылган һәм Татарстан Республикасы территориясендә энергияне комбинацияләнгән режимда җитештерүче җылылык энергиясе белән тәэмин ителгән торакта яшәүче гражданнарга исәпләнә. Әгәр сез торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алучы булып торасыз икән, максатлы субсидия гариза нигезендә һәр ярты ел саен билгеләнә. Әгәр дә гаиләнең бер әгъзасына туры килгән уртача табыш 30 мең сумнан артып китсә, максатлы субсидия билгеләнми.

Матди ярдәм бүлекчәсенә алып килү мәҗбүри булган документлар: гаиләнең барлык әгъзаларының паспорты; торакка ия булу һәм аның белән файдалануның хокукый нигезләрен раслаучы документлар (торакка милек хокукы теркәлү турында таныклык, найм килешүе һәм башкалар); узган алты айга гаиләнең барлык әгъзаларының табышын раслаучы документлар (эш урыныннан белешмәләр, уку урыныннан белешмәләр һәм башкалар). Әгәр дә гаиләдә эшләмәүче гаилә әгъзалары булган очракта, аларның хезмәт кенәгәләрен алып килү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X