Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар машиналарын кайда юалар?

Материалның исеме итеп алынган әлеге сорау безнең газетаның "Контактта" сәхифәсенә керүчеләрдә зур кызыксыну уяткан, 274 кеше үзләренең җавапларын калдырган.

Аларга җавапларның алты варианты тәкъдим ителгән иде. Шулай итеп, "штраф салганнан соң, машинаны автомойкада юуны кулай күрәм" җавабын респондентларның 9,5 проценттан артыгы сайлаган, "елга буенда" - 8 процент, "кайда туры килсә, шунда" юучылар җиде процент. "Соңгы тапкыр кайчан юганымны хәтерләмим"не ике процент сайлаган, 30,7 процент "машинам бөтенләй юк, нәтиҗәне белүе кызык" вариантына тавыш биргән, һәм, ниһаять, әңгәмәдә катнашучыларның 40 проценттан артыгы йорт янында (ишегалдында) дип җавап биргән.

Күргәнебезчә, безнең абыйлар машиналарын тиешле булмаган урында юа. Шул ук вакытта, район территориясен төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, болай эшләргә ярамый. Әлеге кагыйдәләрнең бер пунктында: транспорт чараларын, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, юу, чистарту тыела, дип әйтелгән. Сүз уңаеннан, әлеге язылган хакыйкатьне бозучылар, ягъни кырын эш барышында тотылучылар район башкарма комитетының алминистратив комиссиясе утырышына чакырылалар. Биредә алар штраф салу административ җәзасына тартылырга, яки беренче тапкырга кисәтү алу белән котылып калырга мөмкиннәр. Һәр хәлдә, закон бозу юлын сайларга кирәкмәс. Үзеңә кыйммәткәрәк чыгуы бар. Әмма күпләр автомойка хезмәтләрен "сәүдәгәрләр һәм дворяннар" өчен, һәм тагын алар турында эшләп тапканга гына яшәми дип әйтергә мөмкин булганнар өчен дип саный.

Иң мөһиме, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге артык купшылыкка әйләнә күрмәсен. Әгәр без, кешеләр, яшәү тирәлегебезнең уңай булуын теләсәк, аны пычратмаска тиешбез. Әлбәттә, табигать үз-үзен чистарту үзлегенә ия, ләкин аның да чиге бар. Кыскасы, су буе - машина юу урыны түгел, дөресрәге, машина юу урыннары - су буйлары түгел.

Сүз уңаеннан, машина йөртүчеләргә юлны күрү мөмкинлеген чикләүче, һәм шулай ук 40 метр һәм аннан азрак ераклыкта теркәү билгесе мәгълүматын күрү мөмкин булмаган пычраклыктагы транспорт чарасында юл хәрәкәтендә катнашу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X