Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылылар район чәчәк атсын өчен тырышалар

Яңгырлы һава торышы район торак пунктларында утыртылган яшел үсентеләрнең ныгып китүләренә ярдәм итте.

Әлеге эш Бөтендөнья агач утырту көне кысаларында оештырылды. Ифраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, район советы һәм башкарма комитеты хезмәкткәрләре тарафыннан күрше Октябрьский шәһәре янындагы Московка питомнигыннан кайтартылган 250 миләш үсентесе Урыссу бистәсенең Пушкин урамында утыртылды. Бу көнне "Татнефть" акционерлык җәмгыяте бригадасы көче белән Урыссу бистәсенең яңа микрорайонындагы Восточный урамы буенча, Яшьләр тыкрыгының 1 санлы йорты янында, шулай яңа зират янында механикалыштырылган рәвештә наратлар утыртылды. Әлеге төрдәге ылыс агачларын 500 данә утырту планлаштырыла.

Яшелләндерү буенча эш авыл җирлекләрендә дә барган. Җирлекләр белән эш буенча бүлектә күп кенә авылларның да шимбә көнне активлык күрсәтүен билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Акбаш авыл җирлегендә - 20 яшь үсенте, Бәйрәкәдә - 25, Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә - 35 миләш һәм 15 юкә үсентесе утыртылган. Ышанып әйтергә нигез бар: район киләчәктә юкә, миләш, нарат агачларыннан торган бакчага әвереләчәк. Ныгыган юкәләр үзләренең гөмбәздәй ябалдашлары белән эссе кояштан саклаячак, наратлар хуш исләре белән сихәтләндерәчәк, бөдрә миләшләр кызыл чуклары белән саф һавада йөрергә чакырып торачак. Күңелле вакытлар көтә безне, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев