Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбашларны да, Кече Урыссулыларны да ут мәсьәләсе борчый

    Бүген район авылларында халык җыеннары башланды. Аның беренчесе Ташкичү авыл җирлегендә узса, икенчесе Акбаш авыл җирлегендә дәвам итте.

    Җирле хакимият җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән берлектә авылларда яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Ташкичү авылында узган җыен җирлек башлыгы Рамиль Вәлиевның 2013 елда җирлектә эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр ясавыннан башланды. Җитәкче агымдагы елның Кече Урыссу авылы өчен юбилей елы булуын билгеләп үтте, авылга 90 ел була икән. Җәй-көз айларында бу бәйрәмне матур итеп зурлап яңа төзелә башлаган мәдәният йортында уздырырбыз, алла-бирсә, дип сүзен йомгаклады ул. Участок полиция вәкиле Илсур Галимов үз чыгышында авылның иң тәртипле икәнен искәртеп китте һәм штрафлар турында сөйләде. Кече Урыссу авыл халкын борчыган бердәнбер проблема - ул ут мәсьәләсе иде. Чөнки бу елда Яңа ел төнен дә кайберәүләр утсыз каршы алганнар. Ютазы районы Челтәр кампаниясе вәкиле бу авылның капиталь ремонт программасына кертелүен хәбәр итте, агымдагы елда хәл ителәчәген җиткерде.

    Кече Уруссулылардан аермалы буларак, Акбашларны ут мәсьәләсеннән кала газ да борчый. Җирлек башлыгы Илгиз Миннехәнов авылның социаль-икътисадый торышына анализ ясаганнан соң, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

    • Авыл урамнарының бер урынында газ торбасы тиешле

    биеклектә тормый, зур габаритлы йөк машиналары яисә тракторлар узганда торбага тиеп бөтен авыл газсыз калуы ихтимал, дип борчыла акбашлылар. Районның газ хуҗалыгы бу мәсьәләне халыкка аңлатып китте. Шулай ук авылда һаман мәчет булмау да халыкны борчуга сала. Башлык урынбасары Зәрия Рәшитова размерлар буенча бура заказать итәргә кирәк, дип эшне тизләтергә чакырды авыл җирлеге башлыгын.

    Ике авылда да асфальт юлларга чокыр ремонты кирәк булу искәртеп үтелде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, әлеге ике авыл 2013 елда бер миллион күләмендә гранта ия булганнар. Җитәкчеләр нәкъ менә шул акчаларны юлларны ремонтлауга тотылачагы турында хәбәр иттеләр.

    Районыбызда тагын бер традиция яшәп килә. Менә инде дүртенче ел рәттән авылда шәхси хуҗалыкта күп мал асраган гаиләләргә савым аппаратлары тапшыралар. Кече Урыссу авылында аппарат Таҗиев Рамилгә эләккән булса, Акбашта әле 20 яшен яңа гына тутырган яп-яшь егет Галимов Рәмискә эләкте. Әлеге егет яшь булуына да карамастан бүген хуҗалыкта үзенең дүрт савым сыеры бар. Шуларны моңарчы кул белән савып көнгә 40 литрга якын сөт тапшыра. Әлеге уңган, эштән курыкмый торган егет белән без дә аралашып алдык.

    • Рәмис, син бу малларны нинди акчага алдың, эшне ничек

    башлап җибәрдең?

    • Минем әнием гомер буе фермада ферма мөдире булып эшләде.

    Шуңа күрә кечкенәдән үк бу эшнең нечкәлекләрен белеп-күреп үстем. Республикада "Начинающий фермер" программасы буенча үз эшеңне башлап җибәрергә була икәнен ишеттем дә, мин дә документлар җыеп программа акчасына маллар сатып алдым. Бүгенге көндә дүрт савым сыерым бар. Ике яңа туган бозавым һәм дүрт олырак бозауларым бар.

    • Карарга кыен түгелме соң, син бит әле яшь. Йоклыйсы килгән

    чаклар да була торгандыр?

    • Авылда йоклап ятып булмый инде ул, йоклап ятсаң малларың

    ач, сөтең дә кимячәк. Ә бер эшкә алынгансың икән, җиренә җиткерергә кирәк. Ул бит сиңа уенчык белән уйнау түгел, дип сүзен өздереп әйтте Рәмис.

    Ә без үз чиратыбызда әлеге яшь егеткә уңышлар гына телибез. Шушындый егетләр булганда авылларыбыз яшәр, бетмәс. Акбаш авылында күмәк-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Тимербаев та бит авылны яшәтәсе килә, шуңа эшкә алындым, диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: