Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Актив гражданлык позициясе өчен

    Узган атна ахырында ЛДПР вәкилләре партия кандидатлары белән очрашу уздырдылар.

    ЛДПРның Татарстан региональ бүлеге координаторы урынбасары Сергей Гущин, Азнакай районы координаторы Юлдаш Садыков һәм Ютазы районы координаторы Андрей Смоленцев Кама аръягы унике районының булган көнүзәк мәсьәләләрен бергә чишү өчен, партия алдында торган бурычларны һәм шуларны ничек тормышка ашыру турында сүз йөрттеләр. Андрей Иванович үз районында түбәсе ябулы боз сарае, шулай ук түбәсе ябулы базар, тимер юлы аша җәяүлеләр йөрү линиясе төзетү һәм "Олимп" спорт комплексының тулысы белән эшләнелешен тәэмин итү кебек эшләрне үтәүгә ирешергә тели. УИКта кандидатлар үзләренә йөкләнәчәк вәкаләтләре, хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар һәм актив гражданлык позицияләре алып барырга чакырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: