Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар лагерьга сак астында барачак

    Агымдагы елда районда 139 мигрант теркәлгән, аларның 54е эшкә патент алган. Бу турыда район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узган наркотикларга каршы комиссия утырышында РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Ютазы районындагы территориаль пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина хәбәр итте. Аерым алганда, ул узган ел белән чагыштырганда мигрантлар агымы беразга артуы турында әйтеп...

    Агымдагы елда районда 139 мигрант теркәлгән, аларның 54е эшкә патент алган.


    Бу турыда район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узган наркотикларга каршы комиссия утырышында РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Ютазы районындагы территориаль пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина хәбәр итте. Аерым алганда, ул узган ел белән чагыштырганда мигрантлар агымы беразга артуы турында әйтеп узды, әмма закончалыкны бозу ачыкланмаган - барысы да теркәлү урыны буенча яши.

    Бу юлы район предприятиеләре тарафыннан комиссиянең беркетмә таләпләрен үтәмәүчеләр булмаган. Тревога сигнализациясе кнопкасы, таранлауга каршы җайланма һәм видеокүзәтү камераларын урнаштыру - әлеге һәм башка террорчылар янавын кире кайтара торган чаралар, дип билгеләп үтте үз чыгышында комиссия секретаре Екатерина Огнева, предприятиеләр тарафыннан күрелтән.

    Комиссия утырышында катнашкан РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте Идарәсенең Азнакай шәһәрендәге бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов бүлекләр, хезмәтләр, предприятиеләр һәм хокук саклау органнары игътибарын районда төп халык өчен гореф-гадәт булмаган радикаль, фундаменталь агымдагы ислам дине мәзһәбләренә юл куймау буенча эшне активлаштырырга чакырды. Ул шулай ук тимер юл хуҗалыгы эшенә игътибар юнәлтте. Дөресрәге, әлеге хезмәтнең җирле хакимият белән бердәм эш итүе булмавына. Россиядә транспорт куркынычсызлыгы турында закон гамәлдән чыгарылмаган, дип билгеләп үтте Хәкимов, һәм аны, тимерьюлчыларга оптимальләштерү чаралары белән беррәттән, үтәргә туры киләчәк. Тиздән "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда балалар ялы сезонын ачу тиешле хезмәтләрдән балаларны саклау һәм имин йөртү буенча эшләрне оештыруны таләп итәч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: