Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар аларны хәтердә тотарга тиеш

    Газетабызның 2013 ел 28 июнь санында "Сугыш кайтавазы" рубрикасы астында "Алар - Советлар Союзы Геройлары" мәкаләсе бастырылган иде. Вакыйга дәвамлы булды. Узган җомгада "Герой" исеменә тәкъдим ителгән Шәмси Хәләфиев гаиләсендә дөньяга исеме танылган профессор Мирфатыйх Зәкиев булып китте.

    Яшь буын XX гасырның коточкыч гарасаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында белергә тиеш. Безнең хәтеребез тере булган чакта, тормышыбыз һәм ирегебез өчен гомерләрен биргән каһарманнарның да онытылмавы зарур. Кемнәр алар - сугыш геройлары? Алар абстракт кешеләр түгел, алар безнең бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз. Нәкъ менә аларның сугыш чорындагы батырлыклары фашистлар башбаштаклыгы һәм безнең булачак гомерләребез арасында калканга әверелде.
    Кызганыч, хәзерге яшь буын бу сугыш турында берни дә белергә теләми. Шуңа да карамастан, сугыш кайтавазы - безнең арада йөри. Бу мәгънәсе булмаган пафослы сүзләр түгел, ә чынбарлык. Илебез бу канлы алышта җиңүнең инде 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүенә карамастан, сугыш эзләре безнең иксез-чиксез ватаныбызның төрле гаиләләрендә тирән уелган.
    Әле агымдагы елның җәендә генә безнең газета "Российская газета" карамагына Татар АССРыннан чыккан офицерлар һәм рядовойларның бүләкләү кәгазьләре эләгүе турында язган иде. Әлеге хәрбиләр Бөек Ватан сугышы елларында югары наградалар алган. Әмма, ачыклануынча, кәгазьдә генә.
    Шуларның берсе - Шәмсетдин (Шәмси - ул вакытта исемнәр уңайлылык өчен кыскартылган) Хәләфиев, Тарлау авылында туып үскән. Ул 1914 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Аның әтисе 1921 елда ачлыктан вафат була. Туендыручысыз калган балалар төрле авылларда көтүче булып яллана, шулай итеп үз икмәген таба. Шәмсетдингә даими мохтаҗлыгы балачакта нинди дә булса белем алырга мөмкинлек бирми. Грамотага ул өлкәнәйгәч, үзе автобиографиясендә язуынча, инде армиядә өйрәнә.
    1932 елда Шәмсетдин Ютазы МТСына өйрәнчек булып урнаша, аннары, 1936 елда Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясе сафларына чакырылганга кадәр, тракторчы булып эшли. Үзе хезмәт иткән ике ел эчендә аңа Хәсән күлендәге сугышларда катнашырга туры килә (тарихи белешмә: Хәсән сугышлары - 1938 елда Япон император армиясе һәм Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясе арасында Япониянең Хәсән күле һәм Туманная елгасы янындагы территориягә дәгъва итүе аркасында чыккан бәрелешләр). Хәсән күле районын саклаганда күрсәтелгән кыюлыгы һәм батырлыгы, хәрби заданиеләрне үтәве өчен Шәмсетдин Хәләфиев Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә.
    Ә бу вакытта солдатның туган ягында тормыш иптәше Мәхүпҗамал һәм кызы калган була. 1939 елның гыйнварында Хәләфиев демобилизацияләнә һәм туган ягына әйләнеп кайта. Әмма бер елдан соң полк старшинасы исемендә тагын сугышка, бу юлы ак финнар белән алышка китә. Хәрби операцияләр нәтиҗәсендә ул яралана һәм контузия ала.
    Яралардан дәваланып, Хәләфиев тагын Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән сугышчылар сафына баса. Аның фронттагы батырлыкларының зур булмаган эпизодын без җәй көне бастырылган мәкаләдә бәян иткән идек инде. "Укчылар ротасы командиры вазифасында 3нче мотоукчылар батальонының 13 Гвардия механизацияләнгән Новобуг Бригадасында хезмәт итү чорында Гвардия лейтенанты Хәләфиев үзен дисциплиналы, кыю, батыр, мораль яктан нык офицерларның берсе итеп күрсәтте. Ленин-Сталин партиясе эшенә тугрылыклы" - әлеге берничә коры юл якташыбызга төгәл характеристика бирә.
    1944 елда күпне күргән солдат, гвардия өлкән лейтенанты СССРның иң зур наградасы - "Советлар Союзы Герое" исеменә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ул III дәрәҗәдәге Суворов ордены кавалеры була, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Бу үзе дә фронтовикның Берлинга кадәр җитүе турында сөйли. Әмма әле Шәмсигә тагын өч ел гаиләсен күрергә, үзе Фин сугышына киткән елда туган улын кочарга насыйп булмый - ялган донос аны 1945 елның декабрендә хәрби трибунал белән хөкем итүгә сәбәп була.
    Карт солдат үзен хаксызга хөкем иткән приговорны сер булудан туктатырга озак омтыла. Һәм дөреслек табуга ирешә. 1958 елда аңа орденнары һәм медальләре кире кайтарыла, бу турыда СССР Югары Советы Президиумының рәсми җавабы сөйли. Шуңа да карамастан, җәзаның гаделсез бирелүе, элекке яралар, авыр контузияләр эзсез узмый, күпне күргән сугышчы җанында һәм тәнендә тирән эз калдыра. Ветеран гаиләсенә, яраткан эшенә әйләнеп кайта. Дөньяга тагын алты нарасые туа. Тик сугыш яралары һаман үзен белгертә. Авырулары һәм җан әрнүе Шәмсетдиннең болай да какшаган сәламәтлеген бетерә, һәм 1965 елда ул вафат була.
    Дөньяда гаделлек бар икән. Бүләк үзенең иясен эзләп таба. Безгә билгесез сәбәпләр аркасында бер генә каһарман лаеклы бүләген алмыйча калса да, без беләбез - ул барыбер герой. Аларны хәтердә тотабыз икән - без яшибез. Без каһарман якташларыбыз белән горурланабыз. Алар батырлыгы үлемсез!
    Агымдагы елның язында бу ерак еллар вакыйга турында якташыбыз Мирфатыйх Зәкиев белгән. Ни өчен ул? Чөнки ул безнең героебызның туганнан туган энесе, аның апасының улы.
    - Абыем беренче бүләген алганда, мин икенче сыйныфта укый идем, - дип сөйли ТР Фәннәр академиясе академигы. - Мин үземнең туган абыем, аның балалары белән горурланам. Шулай да Шәмсетдин абыйның мәхрүм калып тормыштан китүен белгәч, миңа бүген күңелсез.
    Мирфатыйх Зәкиев "Российская газета" басмасы җибәргән бүләкләү кәгазьләренең, күчермәләрен, газетаның кайбер саннарын, шулай ук "РГ" редакциясе тарафыннан бирелгән соңгы "ата бүләге" -газета логотибы төшерелгән ак футболканы Шәмси Хәләфиевның өлкән улы Фәтхетдинга тапшырды һәм район җитәкчелеге үз геройлары исемнәрен мәңгеләштерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләр дигән ышанычын белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: