Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Биналарны үзгәртү генә акча янчыгын үзгәртми

    Сишәмбе көнне "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды. Ул терлекчелек тармагы эшчәнлегенең ун айлык нәтиҗәләренә һәм терлекне араннарда асрый башлауга багышланды.

    Район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән җыелган терлекчелек тармагы белгечләре һәм фермерлар эш көнен узган өч кварталда ирешелгән күрсәткечләргә анализ ясаудан башладылар. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 26 ноябренә 35,792 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 5496 центнерга күбрәк. Бер сыерга савым 8,52 килограмм тәшкил итә, монысы да 2012 елга караганда бер килограммга артыграк тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, саннар чуар. "Таң", "Игенче" җәмгыятьләрендә һәр сыердан нибары дүртәр килограмм сөт савып алалар. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә һәм "Вафауллин" хуҗалыгында бу күрсәткеч 5,48-6,96 килограмм тәшкил итә. "Нәбиуллин" хуҗалыгында һәр сыердан 8 килограмм сөт саусалар, Тукай исемендәге җәмгыять сыерларының һәрберсе исә тәүлегенә 9 килограмм сөт бирә. Хуҗалыклар арасыннан иң зур күрсәткеч "АгроМир" җәмгыятендә - 12,89 килограмм.
    Ни өчен районда савым түбән? Моның сәбәбе берничә, дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Баланска китерелгән азык, сыйфатлы савым, үз вакытында үрчем алу - менә шушы очракта гына терлекчелектә уңышка ирешергә мөмкин. Нәкъ менә шушы чылбырның бер генә буыны "йомшак­лык" күрсәтсен, бөтен тырышлык юкка чыга. Күрсәткечләргә күз салыйк. Агымдагы елның тугыз ае эчендә район буенча һәр 100 баш сыерга 65 бозау алынган. "Игенче" җәмгыятендә бу сан нибары - 28, "Вафауллин" хуҗалыгында - 45, "Кәрәкәшле" җәмгыятендә - 58, "Уңыш" җәмгыятендә 61 башны тәшкил итә. Шул ук вакытта Тукай исемендәге җәмгыятьнең һәр 100 баш сыерыннан 81, "Нәбиуллин" хуҗалыгында - 82, "АгроМир" җәмгыятендә - 81, "Таң" җәмгыятендә 72 бозау туган. Фермаларда ташланган сыерларны, яңа туган бозауларны тәрбияләү технологиясе бозыла, савым көтүе таналар белән даими яңартылмый, чөнки алар үз вакытында капландырылмый. Кайбер хуҗалыкларда сыерларның күпләп үрчем китерүе дә нәкъ менә селекция-нәсел эшенең тәртиптә булмавы турында сөйли, дип билгеләп узды Зарипов.
    Районда соңгы ике ел эчендә берничә хуҗалыкның терлекчелек биналары тамырдан үзгәртелде. Шулай да әлеге үзгәртеп корулар бөтен җирдә дә өмет иткән нәтиҗәләргә китермәде. Бу уңайдан район башлыгы да үз сүзен әйтте:
    - Реконструкция хакына реконструкция кирәк түгел. Сез терлекчелек биналарын яңадан тергезү өчен бер миллион сум гына акча түкмәдегез, ә файдасы юк. Эшкә карашны тамырдан үзгәртми торып, без уңай нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз.
    Киңәшмәдә кырчылык тармагының нигезе - орлык фонды да игътибарсыз калмады. Район буенча тупланган орлыкның 98 проценты тикшерелгән. Нәтиҗәдә 300 центнер бөртекнең генә кондиция­сез булуы ачыкланган. Чарада орлык фондын яңарту белән ныклап шөгыльләнү, чәчү алдыннан бөртекне агулау мөһимлегенә тагын бер кат игътибар юнәлтелде. Уҗым культуралары халәте дә телгә алынды. Бүгенге көнгә аларның торышы, бөтен кырда булмаса да, канәгатьләнерлек, дип басым ясады район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Менә шушы күренеш кенә дә районда орлык фондын югары дәрәҗәгә кую бурычын йөкли.
    Көннең икенче өлешендә семинарда катнашучылар "Кәрәкәшле" җәмгыятенең үзгәртеп корылган ферма биналары белән таныштылар. Аларга якын көннәрдә 400 баш сыер урнаштырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: