Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкә авылының “Гобәйдия” музеенда - халкыбыз язмышы

    Бүген район муниципалитеты, Бәйрәкә авылы урнашкан җирләргә 1790 елларда ук килеп төпләнеп, әлеге җирлекнең тормыш үзәгендә торган Гобәйдуллиннар гаиләсе тергезгән һәм яшәгән биналарны "Гобәйдия" музей комплексына әверелдерү мәшәкате белән яши.

    Әле күптән түгел генә, язын, Мөхәммәтшәриф ибн Ибраһим әл Бәйрәкәви шәехнең яшь буыны үз кавемен юллап, Бәйрәкә авылында булып китте. Кызганыч, Иран татарлары үз нәсел-ырулары яшәгән нигезгә тап була алмады, әмма "Гобәйдия" музеенда татар халкы мохите - аның көнкүреш әсбаплары белән танышкан делегация үз токымын күргән кебек зур дулкынлану кичерде, дип сөйли Бәйрәкә авылы тарихчысы Әлфия Хаҗиева.
    Реконструкция эшләре узган Гобәйдуллиннар мәдрәсәсенең төп бинасын ачу тантанасы 2014 елның 26 декабрендә булды. Киштәләренә өч меңнән артык экспонат сыйдырган музей комплексы шул көннән алып төрле дәрәҗәдәге кунакарны кабул итә. Үз тамырларын эзләп килгән Казахстан татарлары, марафонга чыккан Татарстанның физкультура-спорт җәмгыяте инвалидлары, "АгроМир" хуҗалыгы базасында терлекчелек һәм кырчылык тармагы буенча узган республика зона семинар-киңәшмәсе катнашучылары, республика хөкемдарлары делегациясе - тарихы бер генә гасыр белән бәйләнмәгән Бәйрәкә авылы тормышына хас күренешләрне зур кызыксыну белән күздән кичергән. Район мәктәпләре директорлары советы утырышы, укытучылар семинарлары да әлеге музейга сәяхәт кылу белән тәмамланган. Берникадәр вакыт элек кенә халкыбыз ядкарьләре белән танышкан Кече Урыссу мәктәбе укучылары да үзләренә бик күп кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле мәгълүмат туплаган.
    - "Гобәйдия" музеена узучыларны, әлбәттә, төрле өлкә кызыксындыра. Гадирәк кешеләр көнкүреш әсбаплары белән якыннанрак танышса, зыялы шәхесләрдә борынгы китапларга, Гобәйдуллиннарның кулъязмаларына, фотосурәтләренә карата күбрәк кызыксыну уяна. Музейның бер өлеше булып торучы борынгы зират ташлары исә, гомумән, беркемне дә битараф калдырмый, - дип билгеләп узды тарихчы.
    Гобәйдуллиннар фамилиясе белән Бәйрәкә авылы җирләре генә бәйле түгел. Быел ямьле Сабан туе иртәсенә туры китереп ачылган Салкын чишмә язмышын да Гобәйдуллиннар нәселе белән бәйлиләр. Җир астыннан бәреп чыккан чишмә, бу кавем җирләрендә урнашу сәбәпле, 200 ел элек Гобәйдуллиннар көче белән беренче тапкыр төзекләндерелгән булырга тиеш, дип фаразлый авыл халкы. Агымдагы елда аңа "АгроМир" җәмгыяте өр-яңа сулыш өрде.
    Авылдан бераз читтәрәк урнашкан Әби патша күпере - монысы тагын бер тарихи урын.
    - Табылган кулъязмаларга, шул чор кешеләре сөйләп калдырганнарга караганда, Бәйрәкә авылы аша тимер юл узарга тиеш булган. Әлеге күпер шуңа җайлаштырып салынмады микән дигән фараз яши. Ахыр чиктә хәлле, бай кешеләр "тырышлыгы" белән тимер юл авылга керми. Чөнки Бәйрәкәдән ерак түгел Чәкән авылында ул елларда шактый мәйданлы базар эшли. Әгәр Бәйрәкә авылы аша тимер юл узса, аның олы үзәккә әверелеп, базарның шунда күчү ихтималы зур була. Димәк, монда көнчелек хисе дә булмады микән әле? - диде Әлфия Хаҗиева.
    Аның аша хәрәкәт итү моннан дүрт ел элек кенә туктатылган Әби патша күпере белән Гобәйдуллиннар мәчетенең дәүләт теркәве узуы турында язылган саннар сакланган тимер чөйләрнең берсе бүген "Гобәйдия" музеенда күренекле урын алып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: