Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чарлаклардан чалгылар төшмәгәе...

    Бәйрәкә авыл җирлегендә язгы кыр эшләренә йомгак ясаучы Сабан туе узарга да өлгермәде, "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары печәнгә дә төштеләр.

    Сишәмбе көнне үткән оператив киңәшмә нәкъ менә терлек азыгы хәзерли башлау темасына багышланды да. Соңгы яңгырлар явып узганга бер ай тулуын исәпкә алсак, 2010 елгы корылык кабатлану куркынычы янавы көн кебек ачык. Игеннәр туфрактагы соңгы дым хисабына яши, сыек печәнлекләр мул азык вәгъдә итми. Аграрчылар каршында һәр баш сыерга җиде центнер хисабыннан печән туплау бурычы тора. Шәхси ихаталарда асралучы маллар саны да аз түгел.

    - Тугайлы болыннар, урман, инеш һәм елга буйларында бер генә кишәрлек печәнлек тә чабылмый калмаска тиеш. Дәүләт җирләренең һәр участогы үзебезнең җитештерүчеләр файдасына эшләргә тиеш. Халыкка янәдән чалгы тотарга өйрәнергә туры киләчәк. Мондый шартларда читкә печәп сату очрагы җинаятькә тиң булачак, һәм без моңа юл куймаячакбыз. Чит төбәкләрдән көз һәм кыш буе черек азык ташуга караганда, үзебездә булган бөтен мөмкинлекне файдалану мең өлеш артык, - дип мәсьәләне кабыргасы белән куйган район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл җирлекләре башлыкларын, район советы, башкарма комитет хезмәтләрен үлән үсә торган һәр участокка хуҗалыкларны, аеруча азыкка кытлык кичерүче Тукай исемендәге, "Вафауллин", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Уңыш" агропредприятиеләрен, шәхси ихата хуҗаларын, фермерлар ассоциясенә кече фермерларны билгеләү буенча анык эш башкаруны йөкләде.

    Шушы ук көнне район хуҗалыкларында терлек азыгы техникасының эшкә керешергә әзерлеген тикшереп, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән төзелгән комиссия эшләде. Ул, аерым алганда, чабу, әйләндерү, ташу машиналарының техник торышы белән кызыксынды. Тикшерүгә дучар булган хуҗалыклар арасыннан "АгроМир" җәмгыяте "бик яхшы" дип бәяләнде һәм мөмкин булган 145 баллдан 134 баллны җыеп, беренче урынга чыкты. "Уңыш", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге хуҗалыкларның да техникасы бүгеннән печәнгә төшәргә әзер булуы ачыкланды. Комиссия азык базлары торышын да күздән кичерде. Бу вакытка алар чистартылып куелырга тиеш булса да, күпчелек хуҗалыкларда бу эшкә нокта куярга өлгермәгәннәр. Кунаклар чәчелгән азык культуралары күләме, чәчүлекләр торышы белән кызыксындылар. Кырларның чисталыгына игътибар итми калмаган министрлык белгечләреннән җирле җитештерүчеләре: "Үзегез белән яңгыр алып килмәдегезме?" - дип сораганда елмайсалар да, әлеге елмаюлар артына пошаманлык яшеренгән иде: үсемлек дөньясы сусап килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: