Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чәчүнең бер көне елны туйдыра

    Язгы кыр эшләре алдыннан район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, механизаторлар, фермерлар гадәттә зур киңәшмәгә җыелалар, алда торган сезонны оптималь срокларда һәм уңышлы үткәрү турында киңәш коралар.

    Узган атнада оештырылган инженер-агрономик конференция дә чыгарма булмады. Киресенчә, ул, башка елларга караганда, эчтәлеклерәк тә узды, дияргә була. "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәм-гыяте базасында үткән күрсәтмә техник карау чарага файдалы һәм мәгънәле үзенчәлек өстәде. Чөнки без күпме генә чәчү кампаниясен дымны югалтмыйча кыска көн-нәрдә башкарып чыгу үзенчәлекләре турында сөйләшеп тә, техника эшкә чыгарга әзер булмый икән, моннан ни файда!
    Конференциягә җыелган күп санлы аграрчылар район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов җитәкчелегендә "Кәрәкәшле" җәмгыятенең язга әзерлегенә бәя бирделәр. Ремонт станнарыннан төшеп, хәзерлек сызыгына куелган "Агромастер", СЗП-3,6, КПЭ-3,8, КТС-10, БДМ һәм башка шундый тагылмалы агрегатларның хәзерлеген, җитештерүчәнлеген җәмгыять директоры А. Зарипов бәян итте. Бу вакытта тракторчылар техник карауга соңгы хәзерлекне күрделәр. Район дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Р. Вәлиевның анык күзәтчелеге астында 18 берәмлек трактор һәм бер тагылма техник карау уздылар. Арада дүрт дистә елга якын эштә файдаланыла торган тракторлар булуы һәм аларның техник торышында бернинди гаеп табылмавы җәмгыять механизаторларының үз вазифаларына чын күңел бирүләре турында сөйли. Инспектор Р. Вәлиевтан соңыннан алынган мәгълүматларга караганда, кайбер тракторларда вак-төяк кимчелекләр табылган, күрсәтмәләр язылган. Тулаем алсак, "Кәрәкәшле" җәмгыяте коллективы техниканы һәм тагылма агрегатларны кыр эшләренә хәзерләүгә зур оешканлык белән якын килгән. Моны Р. Нуриев та билгеләп үтте һәм техникага кешелекле мөнәсәбәт булдырган җәмгыять җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
    Инженер-агрономик конференциянең пленар өлеше Ютазы мәктәбенең актлар залында үтте. Сүз уңаенда, әлеге уку йорты район аграрчыларын үз уңайлыклары белән икенче елын тәэмин итә. Төп доклад белән чыккан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов иң әүвәл узган сезонда юл куелган хаталарга игътибарны җәлеп итте. Елның-елында иртә чәчүгә хәзерлекне максат итеп куюга карамастан, хуҗалыклар оешып эшкә керешкәнче туфрактагы температура режимы кулдан ычкындырыла. 2011 елда көзге чәчүнең дә планда каралганча узмавына орлыкның күчмә фонды һәм пар җирләре булмавы киртә тудырды, дип ассызыклады Атлас Фәрит улы. Өстәвенә кышкы һава торышы да уҗымнар өчен уңай тормады. Һәлак булган, хәтта "чиле-пешле" иген участокларын язын чәчеп яңарту түгел, ә өр-яңадан эшкәртеп чәчү алшарт итеп куелды. Менә шушы ихтимал булган агрочара гына да кыр эшләренә хәзерлекне көчәйтүне таләп итә. Язын бер көн соңга калу аркасында туфракның һәр гектарыннан 40-50 тонна дым, бу 0,5-0,7 центнер уңыш югала дигән сүз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы аграрчыларның игътибарын кыр эшләренең уңышлы булуын тәэмин итүче тагын бер моментка җәлеп итте. Ул - үсемлекләрнең вегатация чоры. Бөртекле һәм кузаклы культураларның үсеш чорының кыскалыгы көзен зур роль уйный. Чагыштырмача биш-алты көнгә тизрәк өлгергән сортлар ахыр чиктә тонналарга җыела торган бөртекне югалтмау мөмкинлеген тудыра.
    Әлеге зур көчкә ия бөртек бүген ни хәлдә соң? Ул чыннан да алтынмы? Район буенча орлык материалының күләме бар, тик менә аның сыйфаты гына тулаем канәгатьләндерми. Барлык бөртекнең яртысыннан артыгы массалы характерга ия, ягъни аларның ни "атасы", ни "анасы" билгеле түгел. Әгәр 2013 елдан башлап минераль ашламага республика бюджетыннан субсидия алу мөмкинлеген югалтырга теләмәсәк, орлыкның күп дигәндә дә 10 проценты гына массалы репродукцияле булырга мөмкин. Ә моңа ирешү өчен хуҗалыкларга бары тик паспортлы материал гына сатып алу зарур. Орлыкчылык тармагында проблемалар моның белән генә чикләнми. ТР буенча "Россельхозцентр" ФДУ филиалының район бүлеге начальнигы З. Гришина чыгышыннан аңлашылганча, сабан бодаеның һәм солының төрле чирләргә дучарлыгы 29ар процент, арпа - 30 процент, борчак 10 процент тәшкил итә. Башка елларда орлыкларны биологик препаратлар белән эшкәртү тәкъдим ителсә, быел химик препаратлардан башка чыгышып булмаячак, чөнки чир йоктыру дәрәҗәсе бик югары, дип билгеләп узган белгеч, катнашучыларның игътибарын тагын бер кат чәчү материалын агулау, кыр өсте тигез шытымнар белән каплансын өчен үсеш стимуляторларын куллану технологияләренә җәлеп итте.
    Сүз район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриевка бирелде.
    - Җир участогы алып, мөстәкыйль адым ясарга тырышучы кешеләр арасыннан чынлап җирне яратучыларны һәм мода куучыларны ачыклау өчен вакыт җитәрлек булды. Җирне җиренә җиткереп бакмаучылар белән без көрәшә-чәкбез, җирне яратучылар бездән ярдәм тоячак. Быел муниципалитет эре һәм ташландык яисә аннан-моннан гына эшкәртелгән җирләрдә эш башлаячак предприятиеләргә финанс ярдәм күрсәтә, киләсе елда игътибар үзәгендә фермерлар булачак, - дип үз чыгышын башлаган Рөстәм Мидхәт улы, игенчелек тармагының терлекчелектән башка яшәвенең аз мәгънәгә иялеген дә искәртте. Аеруча бу кече фермер хуҗалыкларына кагыла. Хәер, моны үз тәҗрибәләрендә татыган фермерлар аз түгел. Кайчандыр җир эшенә алынып, бүген алар терлек үрчетергә мәҗбүр булдылар. Бу адымга баруны, иң әүвәл, базар шартлары таләп итә. "Районда терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагы структураларын тәңгәл китереп, технологик яктан аларга яңа сулыш кертүне бурыч итеп куярга кирәк, - дип сүзен дәвам итте Рөстәм Мидхәт улы. - Бүген хуҗалыкларның экономикасын ныгыту өстендә үзебезгә ныклы һәм нигезле адымнар ясау алшарт. Сер түгел, күпчелек хуҗалыклар көч-хәл белән очны-очка ялгап баралар, аларда касса өзеклеге еш күзәтелә. Мондый шартларда җитештерүчәнлекнең үзкыйммәтен киметү юлларын табу, әйтик, элементар пар җирләре белән эшләүне камилләштерү таләп ителә".
    Районның баш агрономы Г. Бакиров үз чыгышының бер өлешен нәкъ менә шул чиста парлар белән эшләү технологиясенә багышлады. Чәчү мәйданнары структурасында парлар сөрүлекләрнең 12 процентын алып торырга тиеш. Нәрсә соң ул чиста пар? Ул, барыннан да бигрәк, ремонт кыры. Чиста парга калдырылган мәйданнарда үткәрелә торган чаралар дым туплау һәм саклауга, чүп үләннәренә, корткычларга һәм үсемлек чирләренә каршы көрәшкә юнәлдерелә. Нинди генә милек формасына ия булмасыннар, район хуҗалыклары арасында чиста парларга сөрүлекләрнең 4-7 процентын гына калдыручылар бар. Күпьеллык үләннәр белән шөгыльләнү - акчаны янга калдыру чараларның тагын берсе. Үләннәр бер шартлы терлеккә 0,9 гектар исәбеннән чәчелергә һәм 4 елга кадәр файдаланырга тиеш. Шул очракта гына алардан файда була. Әмма районда биш һәм аннан да күбрәк ел үсүче үләннәр бар. Бакиров сүзләренә караганда, быел 1600 гектарда күпьеллыкларны яңарту зарур.
    Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе С. Төхбәтуллин чиста пар темасына әйләнеп кайтып, аны 25-35 сантиметр тирәнлектә эшкәртү әлеге мәйданнарның ким дигәндә дә дүрт ел матур уңыш бирү, гербицидлар белән чагыштырмача аз эшләү мөмкинлеген искәртте. Продукция җитештерүнең үзкыйммәтен киметкән очракта да, хезмәткә түләү эшчеләрнең мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш, дип ассызыклаган Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы арада аена уртача 6 мең сум эш хакы түләүче хуҗалыклар булуын, мондый шартларда кешене тоту, аңардан нәтиҗәле хезмәт таләп итү мөмкин түгеллеген күз уңында тотты. Игенчелек тармагының соңгы еллардагы эшчәнлегенә анализ ясаган Төхбәтуллин, кырларның чүпкә батуын, шул сәбәпле классик алымга кире әйләнеп кайтуны, уҗымнарны сигез мең гектарга җиткерүне, структурага карабодай, борчакны кертүне көн кадагына куйды.
    Конференциядә районның баш инженеры А. Мәх-мүтов техника һәм аларга тагылмаларны көйләгәндә куркынычсызлык шартларын үтәү, хезмәтне саклау таләпләренә тукталды. Районның баш табибы Л. Хәлиуллин кеше сәламәтлегенә зыян килгәндә беренче медицина ярдәме күрсәтүне аңлатты. Районның санитария табибы М. Вахитов эшчеләрнең исәнсау үз вазифаларын үтәүләрен медицина тикшерүе узудан башлау, ашханәләрне, кырга ашсу алып чыгучы савытларның санитария-гигиена таләпләренә туры килү мөһимлеген кисәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: