Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чиләккә саву – кичәге көн

    Агымдагы кышлатуга "Кәрәкәшле" авыл хуҗалыгы формированиесе ныклы база булдырып кереште.

    Берничә ел элек күзәтелгән корылык аркасында җәмәгать көтүен кыскартырга мәҗбүр булган коллективка аны янәдән тергезергә өч ел вакыт кирәк булды. Бүген аның араннарында 1740 баш мал асрала, һәр йөз гектар авыл хуҗалыгы җиренә 25 баш мал туры килә.

    Сүз уңаеннан. Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятендә һәр йөз гектарга 44 баш, "АгроМир" җәмгыятендә - 31, "Таң" җәмгыятендә - 18, "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек туры килә. Район буенча бу күрсәткеч уртача 19 башны тәшкил итә.

    - Менә шушы күләмдәге мал-туар безгә бик таман. Иң мөһиме,нәсел-селекция эшен көйле алып барып, алардан табыш алып эшләү,-дип сөйли җәмгыять директоры Альберт Зарипов.

    2013 елны кәрәкәшлелеләр терлекчелектән 21 миллион сумнан артык керем алып тәмамлыйлар. Хуҗалык казнасына кергән барлык акчаның бу 56 процентын тәшкил итә. Мондый чагыштырмача яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләүдә булдырылган мул азык базасы белән беррәттән, узган җәйдә тамырдан үзгәртеп ясалган, заманча камилләшкән җиһазлар куелган сыер абзарларының эшли башлавы, әлбәттә, хәлиткеч роль уйный. Җәмгыять җитәкчесе сүзләренә караганда, үзгәртеп кору эшләренә 15 миллион сум акча тотылган, шуның 2400 меңен район бюджеты каплаган.

    Җәмгыятьнең өч фермасы булу сәбәпле, әле кайчан гына тарау хәлендә асралган савым көтүе бүген бер урынга, 2 санлы фермага тупланган. Яңа шартларда тәрбияләнә башлаган сыерлар хәзер миксердан тәмләндереп таратылган сыйны "азык өстәлләреннән" ашыйлар. Элек абзар саен малларга дүртәр малбагар хезмәт күрсәтсә, бүген бер кеше эшли. Савымчыларның да хезмәте күпкә җиңеләйгән. Бармак очларына сөтле чиләкләр элеп, сөт блогына ашыгучы операторлар хәзер савым процессын гына күзәтәләр. Абзарлар тулысы белән сөт үткәргечләр белән җиһазландырылган. Шуның нәтиҗәсендә чимал эшкәртүчегә тулаем югары сорт белән озатыла.

    Бүген без сөтнең һәр килограммын 18 сумнан сатабыз. Беренче сортлы продукциянең һәр килосы өчен тәкъдим ителә торган уртача 14 сум белән чагыштырсаң гына да, көнлек керемнең сизелерлек артуын исәпләү өчен Пифагор булу кирәкми, - дип бәян итә Зарипов.

    Сыерларның күпләп бозау китерү чоры язга таба башланыр дип фаразлана. Шуңа күрә бүген көнлек сөт күләме, былтыргы белән чагыштырганда, әлләни артык түгел. Ә менә тулаем сатыла торган чимал күләме артык. Чөнки биредә сөт товарлылыгын арттыруда аертылмаган сөтне алмаштыргычлар ярдәм итә. Яшь терлекнең үсешен тәэмин итүче биологик актив һәм туклыклы матдәләрдән гыйбарәт булган "ясалма" сөтне җәмгыять ай саен ике тонна куллана. Биредә таналар үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Агымдагы хуҗалык елында һәр 100 баш сыерны ким дигәндә дә 25 баш тана белән яңартуны максат итүче кәрәкәшлелеләр, "өлгереп" җиткән малларны капландыра башлаганнар.

    Бүген ит базарында барлыкка килгән тискәре вәзгыять кайсы гына җитештерүчене дулкынландырмый икән?

    - Узган елларда яңа туган бозауларга сорауның күплелеген әйтеп аңлатып булмый иде. Хәзер кондициягә җиткән үгезләргә дә хаҗәт юк, - дип борчыла җитәкче. Ә бит "Кәрәкәшле" җәмгыятенең уй-нияте ирешелгәннәр белән чикләнеп калу түгел. Ул быел да төзелеш эшен дәвам итү планы белән яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: