Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Димтамак авылында яшәүче Әхмәдишиннар зөбәрҗәт туйларын уздырдылар

    Узган атнада Димтамак авылында яшәүче Ринат һәм Рәсимә Әхмадишиннар бергә гомер итүләренең 55 - еллык юбилейларын билгеләп уздылар.

    Ринат абый белән Рәсимә апа мәхәббәт җимешләре, өч кызлары өчен үрнәк әти белән әни, күршеләре һәм авылдашлары өчен үрнәк гаилә, кем генә ишек шакып кермәсен - алар өчен игътибарлы һәм ихтирамлы булып матур тормышта гомер кичерәләр. Әйе, тормыш юлы гел матур бизәкләрдән генә тормаган: борчу-мәшәкатьләр куаныч һәм шатлыклар белән үрелеп барган. Әмма алар әле дә бер-берсенә терәк булып, үз көннәрен үзләре ямьләндереп гомер кичерәләр. Пар канатларны тәбрикләргә килгән кунаклар арасында ветераннар советы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, Ютазы районы ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова әлеге күркәм гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: