Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Горурланырлык эшләребез һәм омтылырлык максатларыбыз бар!

    Безнең районның эмблемасында хезмәт кешесенең тыныч таңын символлаштыручы тургай - Ютазы игенчеләренә дан җырлаучы кечкенә кошчык төшерелүе гаҗәп түгел.

    Арттыруларсыз, биредә хезмәт икмәге бәясен белгән кешеләр яши. Моңа раслау булып икътисади тотрыклы заманда тормыш кына түгел, илнең җитди сынау көннәрендә туплана белү сәләте дә хезмәт итә. Ютазылылар үзгәртеп кору чорында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап кала алулары белән хаклы рәвештә горурланалар. Урыссу бистәсе оешу аннан башланган "Урыссу ГРЭСы ТГК", ракета-космик комплекс өчен продукция чыгаручы "Электросоединитель" ачык акционерлык җәмгыятьләре, "Урыссу химия заводы" ябык акционерлык җәмгыяте, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, "Бетон+", "Урыссу электр-механика заводы", "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты", "Ютазы элеваторы" - бу районның бюджет барлыкка китерүче предприятиеләренең тулы булмаган исемлеге. Бездә электр тоташтыргычлары, трансформатор подстанцияләре, химик реагентлар, җыелма тимербетон, кирпеч, гипсокартон җитештерелә, электр һәм җылылык энергиясе эшләнә, руда булмаган материаллар табыла.
    Район икътисадының аграр секторында уннан артык зур авыл хуҗалыгы формированиесе һәм йөздән артык фермер хуҗалыгы бар. Авыл хуҗалыгы производствосы маяклары булып "Нур", Тукай исемендәге, "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" һәм "Вафауллин" хуҗалыклары тора. Моннан тыш, районда 15 гаилә фермасы гамәлдә, аларның бишесе югары технологияле сөт җайланмалары белән тәэмин ителгән. Районда, тулаем алганда, 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4 мең 200 башы - савым көтүе. Кышлату чорында мал азыгы кытлыгы булмаячак: узган елдагы запасларны исәпкә алып, бер шартлы малга 40 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы биләмәләренә килгәндә, алар район буенча 52 мең гектарны били, шулардан 38 мең гектар - сөрүлекләр. Уртача иген уңышы - гектарыннан 21,5 центнердан артык. Чәчү әйләнешен тергезү - яхшы күрсәткеч: быел көз уҗымнар пар җирләренең 3 мең гектарында чәчелгән. 2012 елда авыл хуҗалыгы производствосы хезмәткәрләре 90 миллион сум акча файдаланган, шуларның 12 миллион сумын муниципалитет биргән.
    Район тормыш эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Ютазы җире үзләрен төрле өлкәләрдә һәм районнан читтә яхшы яктан күрсәткән күп кенә шәхесләр тәрбияләп үстерүен билгеләп үтмичә булмый. Гамәлдә һәр җирлек җәмәгатьчелекнең лаеклы ихтирамын яулаган кешеләр белән горурлана ала. Медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның баш кардиологы Альберт Галявич, академик, ТР Фәннәр Академиясе бүлеге сәркатибе Мирфатыйх Зәкиев, ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре Роберт Хәйруллин, педагогия фәннәре кандидаты Светлана Матвеева, медицина фәннәре кандидаты Роза Нурсәетова, районның мактаулы гражданины Сәлимә Шәрәфиева һәм башка бик күпләр төбәкнең танылган шәхесләренең данлы плеядасын тәшкил итә.
    Республикада гамәлдә булган барлык программалар районда уңышлы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - торак гамәлгә кертү. Мәсәлән, агымдагы елда 7,5 мең квадрат метр мәйданда торак төзелгән, 2013 елга планнар - 8,5 мең квадрат метр. Һәр ел саен торак төзү өчен яңа җирләр файдаланыла. Якын киләчәктә шәхси төзелешкә, социаль-мәдәни көнкүреш объектларына район җитәкчелеге 40 гектарга якын җир файдалануны күздә тота. Төзекләндерү, йорт яны территорияләрен һәм юлларны ремонтлау, тротуарлар төзү, яшелләндерү, "Чиста су" програмасын тормышка ашыру - авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортларны ремонтлау… Аларның барысын да саный башласаң, социаль әһәмияттәге бурычларның үтәлеше күз алдында. Ә алда - яңа бурычлар, яңа карарлар. Алар, әлбәттә инде, үткәне бай, хәзергесе матур һәм киләчәге күп нәрсә вәгъдә иткән төбәкнең чәчәк атуына китерәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: