Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме - вакытында җыеп алу

    Сишәмбе көнне Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыять базасында район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев катнашында семинар-киңәшмә узды. Сөйләшү технологияләр, киләчәккә үсеш бурычлары, алда торучы урып-җыю кампаниясе турында барды.

    Семинар Тукай исемендәге хуҗалыкта бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар, күпеллык үлән чәчелгән кырларны караудан башланды. Җәмгыять директоры Әсгать Абдуллинның кырчылыкка, терлекчелек тармагына кебек үк, ныклы игътибар бирүен билгеләп үтәргә кирәк. Монда үсемлекчелектә безнең климат шартларында эшкәртүгә сәләтле яхшы сортлар кулланыла. Семинарда катнашучылар - район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, орлыкчылык инспекциясе, район авыл хуҗалыгы вәкилләре арыш, сабан бодае, борчак чәчүлекләре торышы белән таныштылар. Соңгы культура, дип билгеләп узды район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, тулаем алганда, эшкәртү өчен яраклы, шулай ук мөһим азык һәм терлекчелектә ашату культурасы буларак, файдалы. Өстәвенә, борчак күп культураларның башлангычы. Югары агротехника булганда төрле туфракта үсә, чөнки аның тамырларында бүлбеләр формалаша, аларда азотны фиксажлаучы бактерияләр һава азотын тоташтыра һәм үсемлекләр өчен кирәкле кушылмаларны туплый. Мондый культураны эшкәртергә мөмкин һәм ул чиста парны алыштыра ала, дип билгеләп узды Сәгадәтулла Рәхмәтуллович.
    Чиста парларга килгәндә, ел саен пар өчен сөрү җирләренең 25 процентын калдырырга кирәк, дип билгеләп узылды киңәшмәдә. Борчакны игътибарга алып, район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев чиста парны әлеге кузаклы культура белән алыштыру соравын карарга тәкъдим итте, чөнки монда агрономия ягыннан гына түгел, икътисадый яктан да файда күзәтелә. Әмма монда сорау - культураны җыю өчен районда иске, ышанычлы ЖРБ ургычлары юк. Һәрхәлдә, борчакны заманча МакДОН белән җыярга мөмкин.
    Семинарда күчмә орлык фондын оештыру һәм, иң мөһиме, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның элиталы сортлары белән эшләү сораулары күтәрелде. Районда мондый хуҗалыклар саны бармак белән генә санарлык. Төхбәтуллин билгеләп узуынча, безнең район, чәчү материалының күп репродукцияле булуы сәбәпле, тәнкыйтькә эләгә.
    Хуҗалыкларны техника, аерым алганда, ашлык җыю техникасы белән тәэмин итү соравы бүгенге көндә әһәмияткә ия. Һәр җирдә комбайннар бөтенләй искерде дияргә була, эре хуҗалыклар гына яңа агрегатларга ия. Булган техника кыска вакыт эчендә урып өлгерә алмый. Ә срокларга килгәндә... бары 1 сентябрьгә кадәр билгеләнгән. Вакытны ычкындырмыйча, уңышны югалтусыз, һәр бөртекне саклап җыеп алу - авыл эшчәннәре каршына куелган мөһим бурыч.
    Авыл хуҗалыгы формированиеләренә көзге культураларны чәчү буенча билгеле срок куелган - 20 августтан 1 сентябрьгә кадәр. Бу безнең төбәк өчен иң оптималь вакыт. Безнең якларда көз озак дәвам итә, ноябрьгә кадәр диярлек җылы һава температурасы тора, соңгы җиде ел эчендә кыраулар юк. Мондый һава шартлары чәчүлекләр торышына тискәре тәэсир итә, диде район башлыгы ярдәмчесе. Бары чиста парга чәчәргә кирәк, бу интенсив технологияләр булмаганда да уңай файда китерә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: