Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Игенчелек – мәҗбүри шарт

    Узган атнада "Игенче" ҖЧҖ базасында өлкә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев шулай ук җир эшкәртү, аның белән эш итү сорауларына кагылды.

    Семинар эше "Игенче" җәмгыятенең терлекчелек биналарында гамәли өлеш-тән башланды. Мондагы сыер абзары искергән. Аны ремонтлаудан мәгънә юк, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев, яңасын төзергә кирәк. Ул шулай ук җәмгыять җитәкчесе Рәсим Рәхмәтуллинга, хуҗалыкны планлы рәвештә алып барып, савым көтүлеге эшендә массакүләм ташлануларны булдырмаска киңәш итте, чөнки бу, билгеле булганча, табыш алуда тискәре чагылыш таба. Сезнең керемегез ферманы күчерергә түгел, коммуналь хезмәтләргә дә түләргә җитми, - дип мөрәҗәгать итте ул җәмгыять җитәкчесенә. - Мәсәлән, узган елны "Заря" ҖЧҖның ай саен 200 мең сумлык зыяны булган, "Игенче" дә шулай ук зыян белән эшли. Биредә Тукай исемендәге ҖЧҖ кеременә тиңләшергә кирәк. Ул җир эшкәртүдә интенсивлыкка ия, шуңа күрә аның табышы да шактый.
    Җирне эшкәртү турында сүз алып барганда, Рөстәм Мидхәт улы фермерларны игенчелек белән шөгыльләнергә чакырды. Җирне эшкәртмәгән хуҗалык муниципалитеттан ярдәм алмаячак, дип билгеләп узды ул. Районда ташландык җир-ләр калмаска тиеш. Аерым алганда, бу Бәйрәкәтамак җирләрендә эшләүче фермерларга кагылды. "Сез авыр мираска ия булдыгыз, - диде Нуриев, - биредә ындыр табагын да сүтеп ташлаганнар. Шуңа да карамастан, мин сезнең, фермерларның, әкренләп игенчелек белән шөгыльләнүегезне таләп итәчәкмен. Өч-дүрт елга үсемлекчелекне үстерү программасын төзергә кирәк." Шуның белән бәйле рәвештә, "Вафауллин" КФХны тискәре үрнәк буларак китерде, биредә туфракны көзге эшкәртү әле дә уздырылмаган. Бу сорау өстендә җитди эшләсә, бүгенге көнгә аның туфрак эшкәртү комплекслары район җирләренең яртысын сөрү өчен дә җитәрлек, диде бу турыда район башлыгы. Кайбер җитәкчеләрнең салкын карашлары аркасында быел кайбер кырларда уңышлылык гектардан 20 центнер урынына нибары 13 центнер гына тәшкил итте.
    Терлекчелеккә килсәк, күпчелек хуҗалыкларда массакүләм ташланулар җитди борчу тудыра. Бу исә керемнең шактый кимүенә китерә, дип ассызыклады Р. Нуриев. Сыерларны ясалма капландыру, көтүлекне тергезү сораулары да шулай ук кискен тора. "Әгәр дә без сыерларны ясалма капландыру белән шөгыльләнмәсәк, эш бер урында калачак, көтүлекне тергезү - терлекчелекнең нигезе", - дип билгеләп узды башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Терлекчеләрнең 10 айга эш нәтиҗәләренә ясаган анализы шуны күрсәтә, үрчем алу дәрәҗәсе түбән, яшь терлекләрне саклап калу камил- ләштерүгә мохтаҗ. Узган ел белән чагыштырганда, районда терлекләр баш саны азга гына арткан. Шуның белән бәйле рәвеш-тә "Нур" КФХны район башлыгы тәнкыйть утына алды. Биредә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, үрчем 300 башка азрак, яшь терлекләрнең генә түгел, зур малларның, аерым алганда, сыерларның үлем дәрәҗәсе югары. "Ситдыйков" КФХда, "Заря" ҖЧҖда хәл искитәрлек, биредә, терлек башын кыскартып кына калмыйча, хәтта үрчем алу белән дә шөгыльләнмиләр. Декабрьдә көтелгән бозаулау вәзгыятьне яхшыртачак, дип өметен белдерде Зарипов.
    Әлеге авыл хуҗалыгын үстерү программасы буенча, ел башында хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын арттыру каралган иде. Биредә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре үз өстенә җәмәгать көтүлеген билгеле бер дәрәҗәгә җиткерү бурычын алган булганнар. Бүгенге көнгә әлеге бурычны беркем дә үтәмәгән диярлек - район башлыгы, тармак эшенә арадаш анализ ясаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килгән. 2013 елның 1 гыйнварына район алдындагы бөтен бурычлар да үтәлергә тиеш, дип сүзен йомгаклады ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: