Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Игенче...Һөнәрең катлаулы да, мактаулы да

    "АгроМир", "Нәбиуллин", "Уңыш", Тукай исемендәге агроколлективларның чәчүлекләрен бүген, оста каләме белән бөтен нечкәлекләрен күздә тотып, рәссам төшергән сурәткә тиңләргә мөмкин. Сабантуй алдыннан чәчүлекләрне кабул итеп, кыр-басуларда эшләгән комиссияне тасма кебек сызылып киткән буразналарда тезелеп утырган шытымнар сокландырмый калмады. "Нәбиуллин" хуҗалыгының Мансур Насыйров чәчкән 175 гектардагы бодай үзенең куелыгы белән дә,...

    "АгроМир", "Нәбиуллин", "Уңыш", Тукай исемендәге агроколлективларның чәчүлекләрен бүген, оста каләме белән бөтен нечкәлекләрен күздә тотып, рәссам төшергән сурәткә тиңләргә мөмкин.


    Сабантуй алдыннан чәчүлекләрне кабул итеп, кыр-басуларда эшләгән комиссияне тасма кебек сызылып киткән буразналарда тезелеп утырган шытымнар сокландырмый калмады.

    "Нәбиуллин" хуҗалыгының Мансур Насыйров чәчкән 175 гектардагы бодай үзенең куелыгы белән дә, чәчү тирәнлеге белән дә "бишле" билгесенә лаек булды. Икенчел тамыр җибәргән чәчүлекләр бүген куаклану фазасына кереп бара. Нәкъ менә шушы чорда үсемлекнең ныклы тамыр системасы барлыкка килә, башак күләменең нигезе салына. Хуҗалыкның 426 гектардагы арпа басуы да күзләрне иркәләде. Бөтен шарты сакланып чәчелгән очракта, бер метр арада арпа 110 шытым бирергә тиеш. Чәчүлекләрне берәмтекләп санап чыккан белгечләр чәчү технологиясенең бөтен таләбе сакланып эш башкарылуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп уздылар. Берничә ел рәттән тирес кертелгән басудагы туфракның йомшаклыгы да аларны битараф калдырмады. Тирес кертелгәнен туфрак ун ел хәтерли, дип борынгылар бик тапкыр әйткәннәр. Хуҗалыкның козлятник басуы да мул уңыш вәгъдә итә. Әле кайчан гына сирт-мирт утырган азык культурасы куерган, шау чәчәккә күмелгән. Мондый уңышка бары тик аңа берничә ел рәттән ашлама кертеп кенә ирешеп була дип хәбәр итте районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Хуҗалыкның борынлап чыккан кукуруз кыры да, чиста пардан һәм азык культураларыннан соң чәчелгән бөртеклеләре дә уңай бәя алды.

    Урал бистәсе белән чиктәш урында урнашкан "Кәрәкәшле" җәмгыятенең арыш кыры үзенең тигезлеге һәм чисталагы белән тын гына искән җил астында тибрәлеп утыручы иксез-чиксез диңгезне хәтерләтте. Чиста парга чәчелеп, каерылып уңган көзге культура мул уңыш вәгъдә итә, бары тик табигать-ана гына мәрхәмәтеннән ташламасын.

    Салкын яңгырлардан соң туфрак катып китә, аның өске өлеше кабыклана һәм үсенте һава җитмәүдән буыла башлый, үсүдән туктый. Механизаторның сизгер күңеле моны тиз арада абайлап ала һәм үсентеләр өстеннән җиңел тырмалар сызылып үтә... Тик "Кәрәкәшле" хуҗалыгы җирбагарларна быел уяулыкмы, әллә инде вакыт җитмәгәнме, сабан культураларының, кызганычка, саргайган мәйданнары шактый булып чыкты. Шытымнарны чүп үләннәре кысрыклый башлаган кырлар да бар. Кичекмәстән химик утауга керешү таләп ителә.

    "Уңыш" җәмгыяте икмәк кырлары игенченең хезмәтенә мәдхия җырлады. Илмир Мәрданшин чәчкән 60 гектардагы арпа кыры, Илдар Галиев эшләгән 165 гектардагы бодай басуы, башка биләмәләр тигезлеге, куелыгы, чисталыгы белән таң калдырды. Агрегатларның бөтен нечкәлекләре исәпкә алып көйләнүен җир өстеннән сызылып узган төрән эзләре сөйләде.

    Терлекчелек булсынмы, игенчелекме - бөтен эшкә зур җаваплылык хисе белән якын килергә күнеккән Тукай исемендәге коллективның иген басулары быел да үзенең матурлыгы белән аерылып торды. Кыр санитары булуга карамастан, күпләр баш тарткан борчакны тукайлылар ел да чәчә. Быел аның элита сортына да мәйдан бирелә. Миннур Зарипов чәчкән борчак 100 гектардан артык мәйдан били. Энҗе бөртекләрен хәтерләтеп, тезелеп утырган кузаклылар, солдатлар сафын хәтерләтүче кукуруз рәтләре, бүген өстәмә сый ала торган тигез һәм чиста бодай кырлары - комиссия әгъзалары соклануларын яшереп кала алмады.

    "АгроМир" җәмгыяте биләмәләре исә быел да көндәшлектән тыш булып чыкты. Елның-елында техника базасын заманча камилләшкән, егәрле, һәр операцияне зур төгәллек белән үти торган машиналар белән яңартып торучы, җир эшенә җаннары һәм тәннәре белән бирелгән механизаторлары белән дан тотучы коллективның иген кырлары башкача була да алмый. Офык белән тоташып, җәйрәп ятучы Баланлы, Сабантуй басулары... Мондый гүзәллек затлы журнал битләрендә генә була дип уйлаучы кешеләр тирән ялгыша. Илшат Касыймов, Рөстәм Кәримов, Рәфис Насыйров чәчкән бодай мәйданнары, Нәфис Галимов эшләгән арпа басулары, Ришат Фәррахов чәчкән борчак кыры - барысы да әкияттәгечә матур. "АгроМир" яңалыклар өстендә эшләү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый. Быел ул, терлекчелек продукциясен тагын да арттыру максатында, вика белән катнаш горчица чәчкән. Җәен малларга урып ашату өчен утыртылган әлеге катнаш азык 100 гектар биләгән. Киләчәктә коллективның протеин чыганагы булган горчицадан сенаж салып карау уе да юк түгел.

    Әлбәттә, кырчылык - түбә астына алынган җитештерү тармагы түгел. Бар эш тә адәм баласы уйлаганча гына бармый. Җәмгыять кырларында чи калган урыннар да юк түгел. Шуңа күрә агроколлектив җитәкчелеге Сабантуйлардан соң бөтен механизаторлар белән берлектә барлык кыр-басуларны урап чыгарга, хаталарны, кимчелекләрне урында анализларга дигән планда тора.

    Чәчү кампаниясе тәмамланды. Ләкин бу эш бетте, көлтә җыясы гына калды, дигән сүз түгел. Икмәкнең әле беркайчан да җиңел генә бирелгәне юк. Иген игү технологиясенә керә торган бер генә факторга тиешле игътибар биреп җиткермәү дә уңышның кискен кимүенә китерә ала. Бу юнәлештә дә алдынгылар вымпелы "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары кулында. Бүген биредә үсемлекләрне тәрбияләү һәм уңышны формалаштыруда дистәгә якын техника берәмлеге мәшгуль: тынгы белмәс җирбагарлар хәтфәдәй шытымнарга төренгән иген кырларын тырмалыйлар, аларга ашлама кертәләр, чүп үләннәре һөҗүменнән яклап, агрочаралар үткәрәләр.

    Чәчүлекләрне кабул иткән комиссия фермерлар эшенә дә бәя бирде. Иске Урыссу авылыннан Фәрит Рәфыйков, Бәйрәкә авылыннан Гөлнара Шәрәфиева, Каразирек авылыннан әтиле-уллы Гафиятовлар, Эльмира Котловская, Димтамак авылыннан Рамил Гәрәев, Подгорный бистәсеннән Гөлназ Әхмәтшина эшкәртеп чәчкән иген кырлары кече бизнес вәкилләренең дә күпкә сәләтле булулары турында сөйләде. Өстәвенә, Әхмәтшиннар печәнгә дә төшеп өлгергәннәр. Хәер, бүген бар җирдә дә үлән өлгергән. Май яңгырлары икенче чабым печән хәзерләү өчен дә яхшы нигез тудырды. Шуңа күрә үләннең беренче чабымын җыйнап алу кичектерүне гафу итмәячәк, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: