Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Җир - ана булса, хезмәт – ата

    "АгроМир" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, кырчылыкның әйдәүче белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук авыл хуҗалыгы эшчеләренең куркынычсызлыгына һәм сәламәтлегенә мөнәсәбәте булган хезмәтләр катнашында агрономик конференция үткәрелде.

    Конференциянең практик өлешендә чарада катнашучылар "АгроМир" ҖЧҖның ашлык складларында булдылар һәм орлык материалын, минераль ашламаларны саклау шартлары белән таныштылар, машина-трактор паркын карадылар. Бәйрәкәлеләр ашламалы капчыкларны саклауга җитди игътибар бирә. Алар штабельләп өелә, аскуймаларга урнаштырыла, складлар чиста, коры. Орлык та тиешле шартларда саклана. Биредә һәр сортның үз урыны бар, материалга этикеткалар куелган. Ашлыкны дөрес саклау - эшнең яртысы гына. Технология буенча орлык, "АгроМир" ҖЧҖ ашлык складындагы кебек, чәчелгән килеш (насыпью) сакланырга тиеш. Язгы кояшлы көннәр җитү белән эчкә кояш нурлары үтеп керсен өчен склад ишекләрен ачу мөһим. Бу бөртекнең җылынуына булышлык итә. Ә җылылык - физик халәт һәм шытым яхшы булсын өчен мөһим. Бәйрәкәлеләрнең тагын бер үрнәк гамәле - ашлык киптергечне орлык агулау өчен җайлау. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов билгеләп үтүенчә, чәчү алдыннан орлык материалын агулы химикатлар белән эшкәртү - бик әһәмиятле чара. Орлыкны агулау анда булган корткычларны һәм авыруларны гына юк итеп кенә калмый, аларны туфрактагы корткычлар һәм авырулардан да саклый. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак, дип ассызыклады җирдән файдалану һәм табигый ресурслар буенча комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Авыру үсемлекне дәвалауга һәм зур хезмәт куеп, көтелгән уңышны ала алмауга караганда, орлыкны эшкәртү һәм сәламәт башак үстерү отышлырак.
    Техниканы һәм тагылма агрегатларны язгы кыр эшләренә хәзерләү эше дә игътибарсыз калмады. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов әйтүенчә, "АгроМир" җәмгыятенең һәр белгече һәр техниканы, һәр технологияне яттан белә, чөнки биредә ел саен кыр сезоны башланыр алдыннан механизаторларны укыту уздырыла. Шундый өйрәтү чараларына башка хуҗалык җитәкчеләренең һәм вак фермерларның битараф калулары аңлашылмый, диде Мәхмүтов. Тиешле белем һәм тәҗрибә булмаган килеш ничек техниканы һәм агрегатларны ремонтлау буенча эшне кабул итәргә һәм басуда техниканы эксплуатацияләргә мөмкин?" Бүген күпчелек фермерларның чәчкечләре ремонтланмаган, нигездә узган гасыр чәчкечләре ремонтлана.
    Агроконференциянең пленар өлеше Бәйрәкә авылы мәдәният йортында узды. Чарада катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев, нинди генә тармакны алма, бәйрәкәлеләрдән өйрәнерлек нәрсәләр бар, дип билгеләп үтте. Авангардта баручы шундый хуҗалыклар районда икәү - "АгроМир" һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләр. Шулай ук Рөстәм Мидхәт улы Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Әсгать Абдуллин эшен билгеләп үтте. "Терлекләр тыгызлыгы буенча Абдуллин җитәкчелегендәге хуҗалык республикада беренче урыннарны яулады, - диде район башлыгы. Узган елда гына Әсгать Гали улының җирләре артты. Шуңа да карамастан, ул теләсә кайсы тармакта да технология таләпләрен төгәл үти". Кызганыч, моны фермерларга, аеруча вак фермерларга карата әйтеп булмый. Бу яктан фермерларга агро һәм терлекчелек технологияләре нигезендә эшләргә өйрәнү мәҗбүри, дип ассызыклады Нуриев. Фермерлар арасында Радик Гайнетдиновның яхшы җитәкчелек итүен билгеләп үтте. Аның стимулы, кызыксынуы бар, - дип дәвам итте район башлыгы. - Ул улын да эшкә җәлеп итә". Бу җәһәттән ул "Вафауллин" КФХ башлыгын билгеләп үтте, аның да эшендә уң кулы - улы. Тулаем алганда, Рөстәм Мидхәт улы җитәкчеләрне кадрлар мәсьәләсенә җитди якын килергә чакырды, чөнки берничә елдан соң хуҗалык руле артына куярга кеше калмаячак. Кадрлар үстерү мәҗбүри, бу перспективалы, стратегик мәсьәлә, дип ассызыклады ул.
    Район авыл хуҗалыгы җирләрен файдалануның икътисади анализы белән җыелучыларны Сәгадәтулла Төхбәтуллин таныштырды. Безнең районда сөрү җирләре 38 225 гектар тәшкил итә. Райондагы бер яшәүчегә бер гектардан артык җир туры килә. Район аграр картограммасы нигезендә туфрак составы түбәндәгечә: гумус 6-7 процент, кайбер урыннарда 9 процентка кадәр тәшкил итә. Фосфор проценты югары - 67, шулай ук калий - 70 процент. Безнең туфракка азот җитми. Гумус кебек байлыгыбыз була торып, без үз җирләребезне сакчыл файдаланмыйбыз, дип нәтиҗә ясады Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Моның өчен нәрсә кирәк? Беренче чиратта нигезле чәчү әйләнеше мөһим. Районда эшкәртелүче культуралар арасында арпа, бодай, кайсыдыр хуҗалыкта арыш өстенлек итә. Карабодай, борчак кирәк. Соңгы культура районда 150 гектардан артык чәчелми. Нормаль чәчү әйләнеше өчен һәр хуҗалыкның мәйданга бәйле рәвештә 50-100 гектар үстерүе мөһим. Шулай ук структурада 15-20 проценттан ким булмаган уҗым культуралары мәҗбүри. Һәм чиста парга 15-20 процент сөрү җирләрен калдыруны әйтеп тә торасы юк. Гумуска бай чиста пар җәй дәвамында 180 килограммга кадәр биологик азот туплый, ул туфрактан дым белән юылмый. Һәр чын хуҗа чиста парның файдасын аңларга тиеш, дип ассызыклады оратор. Икенчедән, районда күпьеллык үләннәр белән начар эшлиләр, аларның 50-60 проценты - картайган. Быел аларны сөрү мәҗбүри һәм 4-5 мең гектарга люцерна, клевер, кузаклылар чәчү зарур. Безнең туфракта дым да җитәрлек. Һәм уңышның өченче нигезе - минераль ашламалар файдалану, дип сүзен тәмамлады Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов, үз чиратында, кырчылыкта технологик процесслар мөһимлеге турында сөйләде. Агротехнологияләр комплексын үтәмәү уңышны гектарыннан 12 центнердан башлап 25 центнерга кадәр алып җиткермәүгә китерә. Иген уңышы кимүнең сәбәбе булып орлыкның сыйфаты, сорты тора, чәчү нормасын үтәү, үсемлекләрнең туклануы һәм аларны саклау, ашламалар файдалану зур әһәмияткә ия. Бу җәһәттән хаталар ел саен җибәрелә. Барлык җитешсезлекләрне исәпкә алып, үз алдыбызга һәр гектардан 30 центнердан ким булмаган уңыш җыеп алу бурычы кую мөһим, диде ул, 2012 ел игене уңышыннан пешерелгән икмәкне күрсәтеп. Әлеге икмәкне район башлыгы бүгенге көндә Акбаш фермерлары консультанты һәм остазы булып торган хуҗалыкның элекке баш агрономы Фаиз ага Нурсәетовка тапшырды. Шулай ук, очрактан файдаланып, Рөстәм Мидхәт улы 55 яшьлек юбилее уңаеннан Альберт Вафауллинга мактау грамотасы тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: