Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иске Каразирек авылында истәлек тактасы ачылды

    Узган шимбә иртәсендә Иске Каразирек авылына нәсел тамырлары белән барып тоташкан Гәрәевлар нәселе күңелле, шул ук вакытта тәрбияви чара уздырды.

    Иң әүвәл, алар газиз әтиләре Бөек Ватан сугышы ветераны Шәкүр Сабур улы Гәрәев яшәгән төп нигез - сигез баланы олы тормыш юлына озаткан йортлары стенасында әтиләренең якты хатирәсен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачты. Зур булмаган тантанада Шәкүр бабайның өч буын баласы, авылдашлары, хезмәттәшләре аны искә алды, аның рухына дога кылынды. Бөек Ватан сугышы корбаннары исемнәре уеп язылган һәйкәл итәгенә веноклар салынды.

    Бу көнне авыл мәктәбе спорт залында зур һәм бердәм булган Гәрәевлар гаиләсе әтиләре, бабалары, карт бабалары Шәкүр Сабур улы Гәрәев кубогына волейбол ярышы оештырды.

    Вакыйга урыннан фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: