Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Канәгатьләнерлек яхшы дигән сүз түгел

    Узган чәршәмбе "Таң" ҖЧҖ базасында терлекчелек эшчәнлегенә 10 айга нәтиҗә ясау һәм малларны кышкы абзарларда асрауга күчерү буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшчәнлегендә район башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов һәм аның ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнаштылар.

    Семинар-киңәшмәгә коллективларның зооветхезмәткәрләре, көтүлекләрне тергезү буенча технологлар, сөт-товар фермалары мөдирләре чакырылды. Чараның теоретик өлеше савым көтүлекләрен тергезү күрсәткечләрен яңгыратудан башланды. Производство-маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов шуны билгеләп узды, районда 12 868 мөгезле эре терлек асрала, бу исә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, өч башка күбрәк. Тулаем алганда, вәзгыять яхшы дә булырга мөмкин иде, тик моңа комачау итәрлек сәбәпләр булган... Ике хуҗалыкта терлек башы санының шактый кимүе производство күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапкан: "Ситдыйков" КФХда, узган ел белән чагыштырганда, терлек саны 665 башка кимегән, "Заря" ҖЧҖда - 68гә. Шул ук вакытта "Кәрәкәшле" ҖЧҖ баш санын 119га, "Нәбиуллин" КФХ - 92гә арттырган. Зарипов барыннан бигрәк тә "Таң" ҖЧҖны билгеләп узды, производство биредә тотрыклы рәвештә үсә.

    Белгеч җыелганнарның игътибарын бигрәк тә үрчем алуга җәлеп итте. Чөнки яшь терлек - булачак көтүлекнең нигезе. Ун ай эчендә район буенча 3283 баш бозау булдырылган, узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, бу 48 башка азрак. Әлеге күрсәткечләрне хуҗалыкларда карасак, саннарда зур аерма күренә. Мәсәлән, "Нур" КФХда ел башыннан, узган ел белән чагыштырганда, яшь терлек саны 200 баштан артыкка кимегән. "Ситдыйков" КФХда исә бер бозау да чыгарылмаган. Тукай исемендәге ҖЧҖда, узган ел белән чагыштырганда, көтүлек 271 бозауга, "Нәбиуллин" КФХда - 118гә, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда - 81гә арткан. "Тимербаев" КФХ бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Биредә ел башыннан 100 сыерга 100 бозау булдырылган. Әлеге хуҗалык яшь терлекләрне саклап калу өстендә нык эшли. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан монда бозау саны сакланып калынган.

    Безнең районда агросәнәгать комплексы көтүлекне сатып алынган терлекләр белән тулыландыра алмый, шуңа бердән-бер мөмкинлек - үзебез чыгарган яшь терлекләр, дип ассызыклап узды район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Атлас Гайнетдинов. Әлеге өлкәдә әле шактый эшләргә кирәк, бигрәк тә аерым хуҗалыкларда. Күрсәтелгән вакыт аралыгында район буенча 400дән артык баш терлек кырылган. "Нур" КФХда яшь терлекләрнең үләте иң югары - 216 баш, узган елгы күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу 67 башка күбрәк. Шулкадәр зур күләмдә югалтуларның сәбәпләрен ачыклау өчен, районның баш ветеринария табибы Фәнни тикшеренү институтыннан белгечләр чакырган.

    Тулаем алганда, район буенча өлкә эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылган. Моның белән бәйле рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов шуны билгеләп узды, район үсеше күпчелек рәвештә авыл хуҗалыгы торышына бәйле, чөнки безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендәге районнарның берсе. Ул аграрчыларның бөтен көчләрен агросәнәгать комплексы үсешенә юнәлтергә чакырды, бу сорауны исә район башлыгы махсус контрольдә тота.

    Семинарның гамәли өлеше хуҗалык фермаларында узды. Җыелганнар биредә кышлау, эчереп үстерү һәм бозауларны асрау шартлары, терлек азыгын әзерләү өчен суны җылыту мичен эксплуатацияләү белән таныштылар. Соңгысыннан терлекчелекнең 90 процент уңышы тора, диде район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Шуңа күрә су җылыту мичләре һәр хуҗалыкта, һәр фермада булырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: